Фәнис Җиһанша
Фәнис Җиһанша | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин |
Туган | 1 июль 1972 (50 яшь) Күәм, Әтнә районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Яшәгән урын | Нурсолтан Назарбаев урамы, Казан[1] Җиңү проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты |
Һөнәре | актер |
Бүләк һәм премияләре | ТР атказанган артисты (2012) Марсель Сәлимҗанов премиясе (2019) |
Сайт | fanis_zigancha Фәнис Җиһанша |
Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин (1972 елның 1 июлендә туган) — татар актеры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның атказанган артисты (2012), Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы. Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты (2019)[2].
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1972 елның 1 июлендә Әтнә районының Күәм авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 1986-1990 елларда Арча педагогия көллиятенә укый, ә 1989-1990 елларда мөгаллимлек эшендә көчен сынап карый. 1990-1995 елларда — Казан сәнгать һәм мәдәният институты студенты (аның укытучылары: СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев). Институтны тәмамлагач, Татар академия театрына эшкә килә.
Инде студент чагында ук Фәнис Җиһанша Камал театры спектакльләрендә катнаша. 1994 елда «Су анасы» фильмында катнаша.
Өйләнгән, ике улы бар. Гаиләсе белән Казанда яши.
Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фәнис Җиһанша — чын драматик артист, уйнаган образның эчке психологик кичерешләрен тирәнлек белән тамашачыга җиткерә ала. Аңа эчке йомшаклык хас. Камал театрына ул 1995 елда килә. Беренче рольләре — Сукыр патша («Сукыр патша» спектакле), Тригорин — («Акчарлак»), Освальд («Өрәкләр»), Гурман («Урланган мәхәббәт»).
«Гаугалы гаилә»дәге Рокко, «Тартюф»тагы Тартюф, «Яра»дагы Габдулла рольләре артистка киң танылу, тамашачыларның мәхәббәтен алып килә.
Театрдан тыш Фәнис Җиһанша 1999 елдан башлап фильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшендә катнаша, ТНВ каналында балалар өчен тапшыру алып бара, классик татар шагыйрьләре шигырьләрен яздыра, рекламада төшә.
Театрдагы рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Камал театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
«Болакта» Яшьләр театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Камал театры сайтында(үле сылтама)
- Рәсми сайт (рус.)
- Фәнис Җиһанша «Хәерле иртә» тапшыруында
- Фәнис Җиһанша Г.Тукай шигырьләрен укый
- Фәнис Җиһанша Һ.Такташ шигырьләрен укый
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 https://jitely.info/kazan
- ↑ Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ияләре билгеле булды. Шәһри Казан, 8.11.2019
- ↑ «Мсье Ибрагим». 2019 елның 9 ноябрь көнендә архивланган. «Болакта» Яшьләр театры сайты