Илфат Әскәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илфат Әскәров latin yazuında])
Илфат Әскәров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Илфат Мансур улы Әскәров

Туу датасы:

12 август 1973(1973-08-12) (50 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Кибәче

Һөнәре:

актер

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1996-х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты

Ильфат Аскаров

Илфат Әскәров, Илфат Мансур улы Әскәров (1973 елның 12 августы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Олы Кибәче) — Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2012).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Әскәров — Дәрвиш.
«Ай тотылган төндә»
М. Кәрим

1973 елның 12 августында Татарстан АССР Саба районы Олы Кибәче авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (1995-2002 елларда академия, 2002-2015 елларда университет, 2015 елдан институт) театр факультетын тәмамлаган (1996), Эльмира Хамматовада дикторлыкка укыган. Татар телевидениесендә «Чулпан» программасын алып барган.

Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимовның чакыруы буенча Яр Чаллыга күчеп килә. Чаллы театрының әйдәүче актерларының берсенә әверелә. Чаллы телевидениесендә эшли, балалар өчен «Мияубәк һәм Чичиетта» тапшыруын әзерләп алып бара.

Театрда эшләү белән бергә, җырчылар белән РФ шәһәрләренә гастрольләргә йөри: Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Закир Шаһбан, Равил Галиев, Резедә Шәрәфиева, Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймова, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова һ. б. белән эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл тормышыннан алынган каһарманнарны уйный, шулай ук сәер кешеләр образлары тудыра.

Башкарган рольләренең кайберләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаллы театрында:

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Чулпан Казанлы (Садыйкова), Чаллы татар драма театры актрисасы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (2007), Татарстанның атказанган артисты.

уллары Аяз.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Илфат Әскәров: «Әлфия Авзалова үзенең шәлен биреп кенә исән калдым». «Акчарлак», 2018 ел, 15 ноябрь.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ильфат Аскаров – заслуженный артист Татарстана.(үле сылтама) Сайт Набережночелнинского татдрамтеатра

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]