Руслан Савденов
Внешний вид
Руслан Савденов | |
---|---|
Туган телдә исем | Руслан Мохтар улы Савденов |
Туган | Алматы(Казакъстан) |
Яшәгән урын | Уң як Болак урамы, Казан[1] |
Милләт | казакъ |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Казакъстан |
Һөнәре | балет биючесе |
Җефет | Александра Суродеева, балерина |
Балалар | улы Дулат |
Бүләк һәм премияләре | «Тантана» театр премиясе (2012) |
Руслан Савденов (Руслан Мохтар улы Савденов, каз. Ry'slan Muhtaruly Sa'u'denov, Руслан Мұхтарұлы Сәуденов) – балет артисты, Татарстанның атказанган артисты (2011).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алматы шәһәрендә туган. Алматыда хореография укуханәсен (У. Мирсәетов һәм С. Косманов сыйныфы) (2000) тәмамлаган.
- 2001 Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет театры (Алматы)
- 2002-2012 Татар опера һәм балет театры
- 2011 елдан Милли Бордо операсының (Франция) чакырулы артисты
- 2012 елдан Пермь опера һәм балет театрында
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар опера һәм балет театры белән Европа илләрендә гастрольләрдә була. 1998 елдан ЮНЕСКО патронажлыгы белән үтүче «Яшь Европа балеты» халыкара проектында Россиянең яшь балеты исеменнән чыгыш ясый (Александра Суродеева белән).[2]
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Красс — «Спартак»
- Шаһрияр, Нуридәнең яраткан колы — «Мең дә бер кичә» (Тысяча и одна ночь)
- Шамакай, pas de trois — «Аккош күле» (Лебединое озеро)
- Кол Али — «Корсар»
- Скарабея — «Йосыф турында риваять» (Сказание о Йусуфе)
- Шүрәле — «Шүрәле»
- Шаһзадә, Карга, Гном — «Ак кар бөртеге һәм 7 гном» (Белоснежка и семь гномов)
- Солор, Алтын сын — «Баядерка»
- Пан — «Вальпургия төне» (Вальпургиева ночь)
- Җайдак — «Кыпчак биюе» (Половецкие пляски)
- Чардаш — «Коппелия»
- Зәңгәр кош — «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица)
- Арман — «Камелия тоткан ханым» (Дама с камелиями)
- Базиль — «Дон Кихот»
- Ромео — «Ромео һәм Джульетта»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның атказанган артисты (2011)
- 2010 — ТЮРКСОЙ илләре мәдәният министрлары шурасы премиясе
- 2006 — «Арабески» балет артистлары конкурсы (Пермь) — II премия
- 2001 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Алматы) — лауреат
- 2001 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Мәскәү) — лауреат
- 2001 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Һелсинки) — диплом
- 2002 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Варна, Болгария) — диплом, махсус приз
- 2012 — «Тантана» театр премиясе («музыка театрының иң яхшы актёры» номинациясендә) — лауреат[3]
- 2014 — Пермь краеның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге премиясе — лауреат
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Татар дөньясы, archived from the original on 2012-01-11, retrieved 2015-01-29
- ↑ Актёрлар йорты сайтында, archived from the original on 2012-08-08, retrieved 2015-01-29
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Пермь опера театры сайты 2016 елның 31 октябрь көнендә архивланган.
- Фотолар 2011 елның 8 декабрь көнендә архивланган.