Мансур Шиһапов
Мансур Шиһапов | |
---|---|
Туган | 1 май 1940 (79 яшь) Балык Бистәсе районы, Яншык ав. |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Һөнәре | шагыйрь |
Бүләк һәм мөкәфәтләре | Саҗидә Сөләйманова премиясе (2010). |
Мансур Шиһапов — татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2010).
Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мансур Шиһапов Балык Бистәсе районының Яншык авылында 1940 елның 1 маенда туа.
Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казанга килә. 1957—1961 елларда В.И. Качалов исемендәге Зур театр каршында оешкан театр студиясендә белем ала. Курс җитәкчеләре Празат Исәнбәт була.
Театр мәктәбен тәмамлап, байтак вакыт Күчмә театрда, аннан соң филармониядә артист булып эшләде. Сәхнәдә ул иҗат иткән образлар байтак булды. Әйтик, Н. Хикмәтнең "Сәер кеше"сендә Ф. Кастро, Г. Мдиваниның "Терезаның туган көне"ндә—Антонио, Ә. Мирзаһитовның "Әниемнең чал чәчләре"ндә — стиляга Гошка, Г. Минскийның "Тапшырылмаган хатлар"ында — Искәндәр, Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт"ендә — Госман Әкбәревич рольләре аның актерлык уңышы санала.
1974—1976 елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш администраторы, аннары Курчак театры һәм Күчмә театрның директоры булып эшли. Күчмә театрның статус-дәрәҗәсен күтәрүгә өлеш кертә. Туксанынчы еллар башыннан ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып эшләде. 1996 елдан башлап Республиканың Дәүләт Зур концерт залы директоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1980 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1996 дан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- Татарстан Республикасының Мактау грамотасы иясе (2000)
- Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2010).
- 2013 елда Казан театр училищесының актерлык осталыгы укытучысы Мансур Шиһаповка Татарстанның атказанган артисты шәрәфле исеме бирелде.[2]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|