Зөфәр Гыймаев
Зөфәр Гыймаев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Зөфәр Фоат улы Гыймаев |
Туган | 9 гыйнвар 1951 (70 яшь) Үзбәкстан, Нәмәнгән шәһәре |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Бакый Урманче премиясе (2003) |
Зөфәр Гыймаев (Зөфәр Фоат улы Гыймаев) – рәссам. Татарстан рәссамнар берлегенең һәм Русия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең рәисе (2008 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002). Бакый Урманче (2003), Тукай (2005) премияләре лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1951 елның 9 гыйнваренда Үзбәкстанның Нәмәнгән шәһәрендә туган. 1952 елдан Казанда яши. Казанның сәнгать укуханәсен (1970), И.Е. Репин исемендәге Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (А.Д. Зайцев остаханәсе) (1976), ССРБ сәнгать академиясенең Казандагы бүлеген (Харис Якупов остаханәсе) (1980) тәмамлаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1976-1983 Казан сәнгать укуханәсендә укытучы.
- 1978-1997 тимер юлчылар мәдәният йорты каршында «Бип» пантомима студиясе җитәкчесе.
- 1997-1998 Казандагы 2- санлы татар гимназиясендә пантомима мөгаллиме.
- 1998-2001 цирк мәктәбендә укытучы.
- 2001-2008 ТР рәссамнар берлеге сәнгать фондында эшли.
- 2008 елдан ТР рәссамнар берлеге идарәсе рәисе.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстанда һәм Русиядә портрет жанрында эшләүче әйдәүче рәссамнарның берсе. Татарстан сәнгать әһелләренең күпсанлы портретларын төрле техникада иҗат итә.
1970 елдан башлап зона, республика, бөтенсоюз, бөтенрусия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә. Снина (Словакия) шәһәрендә узучы халыкара күргәзмәдә, Анталия (Төркия) шәһәрендә узучы ТЮРКСОЙ халыкара пленэрында катнаша.
Хезмәтләре саклана[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ТР дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан)
- В.И. Суриков исемендәге Сынлы сәнгать музее (Красноярск)
- С. Сәйдәшев музее (Казан)
- Шәһәр картина галереясе (Әлмәт)
- Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Казан)
- Русия һәм чит илләрдә шәхси тупланмалар[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).
- ТР мәдәният министрлыгының Б. Урманче исемендәге премиясе (2003).
- Тукай премиясе (2005) - Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре портретларын иҗат иткән өчен.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 9 гыйнвар көнне туганнар
- 1951 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Үзбәкстанда туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Рәссамнар
- Татарстан рәссамнары
- Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар
- Казан уку йортларын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Бакый Урманче премиясе лауреатлары
- Иҗади берлекләр рәисләре