Рашат Низамиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рашат Низамиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рашат Низамиев
Nizamiyev.jpg
Туган 1 март 1950(1950-03-01) (69 яшь)
Олы Мишә, Теләче районы, Татарстан АССР, РСФСҖ, ССҖБ
Яшәгән урын Четаев урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре язучы, шагыйрь

Рашат Мияссәр улы Низамиев (Рашат Низами) — татар язучысы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты (1992).

Ул 1950 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәптә Олы Мишә авылында укыганнан соң Олы Саурышта сигезьеллык мәктәптә укуын дәвам итә. 1967 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Төрле вакытта «Татарстан яшьләре» гәзитендә (1976-1981 елларда), «Ялкын» (1981-1983 елларда), «Казан утлары» журналларында эшли.[2] 1997-2006 елларда ул «Идел» яшьләр журналының баш редакторы була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.