Мәсгудә Шәмсетдинова
Мәсгудә Шәмсетдинова | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәсгудә Ислам кызы |
Туган | 1 июль 1955 (69 яшь) Башкортстанның Кышлау-Елга авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия Америка Кушма Штатлары |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе һәм Питырбур дәүләт университетының фәлсәфә факультеты[d] |
Һөнәре | композитор |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d] |
Сайт | http://tatars.com/ |
Мәсгудә Шәмсетдинова — композитор, фольклор белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәсгудә Шәмсетдинова 1955 елның 1 июлендә Башкортстанның Кышлау-Елга авылында туа. Балачагы Караганда шәһәрендә үтә, ул шунда музыка училищесын тәмамлый.
1979 елда Казан консерваториясендә югары белем алып, иҗади эшкә керешә. Үз симфонияләрендә ул татар халкының тарихына, катлаулы һәм фаҗигале язмышына мөрәҗәгать итә («Кыйссаи Сөембикә» (1991), «Мәһди яки изге Болгар дастаны» (1989), «Мәхәббәтнамә», «Болгар-шәрке», «Ибне Фазлан», «Чыңгызхан», «Дәрвиш»).
1990-1995 елларда Казан консерваториясендә Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире.
1996-2000 елларда - Татарстан фәннәр академиясеннең Тарих институты хезмәткәре. М. Шәмсетдинова фән, фәлсәфә мәсьәләләре, халык иҗаты, Ислам гореф-гадәтләре белән тирәнтен кызыксына. Шул юнәлеш буенча 2002 елда Санкт-Петербург университетында кандидатлык эшен яклый.
2002 елда ул гаиләсе белән АКШга күчеп китә. Хәзер дә ул АКШның Сиэтл шәһәрендә яши һәм иҗат итә.
1982 елдан СССР композиторлар берлегендә. 1992 елдан Татарстан композиторлар берлегендә. 1999 елдан - Халыкара заманча музыка җәмгыятендә (Амстердам).
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әсәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- "Мәһди", рок-фольк-сюита (1989)
- "Кыйссаи Сөембикә" (1991)
- "Корбан бәйрәм" (1992)
- "И, Адәм балалары" (1993)
- "Нуры Содур" (1995)
- "Көмеш кашык болытта" (1996)
- "Карга боткасы" (1998)
- "Рамазан" (1998)
- "Кадер кич" (2000)
- "Каз туе" (ТГГПУның "Cantabile" хоры, 2001)
- "Кар өстендә күбәләк" (2002)
- Симфония III "Чыңгызхан" (2004)
- "Мәүлид ән-Нәби", суфи кыйсса (2006)
- "Дәрвиш", симфоник поэма (2006)
- җырлар[1]:
- Гомер (Гәрәй Рәхим сүзләре)
- Гомерләр узып бара (Харрас Әюп сүзләре)
- Китмә, сөю! (Резеда Вәлиева сүзләре)
- Кояшлы җыр (Разил Вәлиев сүзләре)
- Көзнең матурлыгы алмада (Зөлфәт сүзләре)
- Рамазан (Разил Вәлиев сүзләре)
- Сөмбелә (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
- Тормыш, исәнме! (Саҗидә Сөләйманова сүзләре)
- Туган телдә дәшсәм (Разил Вәлиев сүзләре)
- Халкым өчен (Шәехзадә Бабич сүзләре)
- Һай, бу тормыш… (Әхмәт Гадел сүзләре)
- Әй, дәръя, дәръя (Җәүдәт Сөләйманов сүзләре)
- Әни кирәк (Роберт Миңнуллин сүзләре)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мәсгудә Шәмсетдинова (Композитор). erlar.ru. 2020-07-22 тикшерелгән.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.