Рада Нигъмәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рада Нигъмәтуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рада Нигъмәтуллина
Туган телдә исем Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина
Туган 14 апрель 1931(1931-04-14)
Казан
Үлгән 12 октябрь 2019(2019-10-12) (88 яшь)
РФ, ТР, Яшел Үзән районы, Васильево
Яшәгән урын Лена урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Әлма-матер Репин исемендәге институт[d]
Һөнәре рәссам - сынчы
Балалар Изабелла Рогожина, Марина Нигъмәтуллина
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2007)

Рада Нигъмәтуллина, Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина (1931 елның 14 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан2019 елның 12 октябре, РФ, ТР, Яшел Үзән районы, Васильево) — татар хатын – кызларыннан беренче рәссам - сынчы. Тукай премиясе лауреаты ((2007 ел)). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның 14 апрелендә Казанда туган. Шәриф Камал исемендәге 80нче санлы мәктәпне (1934-1940 елларда – 1 нче санлы) тәмамлый[2].

Казан сәнгать училищесын (1954), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура һәм мигъмарият институтын (1960) тәмамлый. Диплом эше «Миләшкәй»не «бишле»гә эшли. Остазлары — Михаил Аникушин, Садри Ахун.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗатында Габдулла Тукай шигъриятен, Салих Сәйдәшев музыкасын, татар театрын һәм татар халык авыз иҗатын чагылдыра.

«Уеннан уймак», «Беренче сыйныфлар», «Апуш», «Әллүки», «Сара Садыйкова»[3], «Сөембикә» сыннары авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Виктор Рогожин, күренекле сынчы, Татарстанның халык рәссамы.

кызлары: Изабелла Виктор кызы Рогожина, Марина Виктор кызы Нигъмәтуллина, сынчылар, рәссам - графиклар, Русия Һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзалары, Татарстан Республикасының Габдулла Гукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре (2007).

2019 елның 12 октябрендә каты авырудан соң вафат[4].

« Рада Нигъмәтуллина сыннары салкын таштан булуына ышанасы да килми. Алардан җылылык һәм нәфислек бөркелә[5]
»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]