Әхсән Фәтхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхсән Фәтхетдинов latin yazuında])
Әхсән Фәтхетдинов
Туган телдә исем Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдинов
Туган 7 июнь 1939(1939-06-07)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Урманасты Үтәмеш
Үлгән 15 июль 2012(2012-07-15) (73 яшь)
РФ, ТР, Түбән Кама
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдиновтатар рәссамы, сынчы, Татарстанның халык рәссаме, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

«Ияләр төнне көтәләр», Тукай бүләгенә лаек «Ияләр» шәлкеменнән (1993)

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның 7 июнендә Татарстанның Чирмешән районы Үтәмеш авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Куйбышев өлкәсенең Камышлы татар педучилищесында белем ала. Аннан соң берникадәр вакыт укытучы булып эшли. Түбән Тагил педагогия институтының сәнгать-графика факультетында белем алып, 1969 елда Татарстанга кайта һәм 30 елдан артык биредә, Түбән Кама шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

Әхсән Фәтхетдинов иҗатының башлангыч этабы агачтан уеп декоратив-нәкыш ясауга һәм Түбән Каманың архитектура ансамбльләре интерьерларында манументаль рәсемнәр иҗат итүгә багышлана. Әхсән Сәрим улы иҗат иткән әсәрләр Түбән Каманың үзенчәлекле символы булып торалар. Ул күп кенә объектларны, җәмәгать биналарын бизәкләп эшләүдә катнаша. Алар арасында – музыка училищесы, энергетика-төзелеш техникумы, «Бигеш» аэропорты, «Кама» кунакханәсе, атракционнар паркы, «Әкият» кафесы, балалар бакчалары бар.

Ә.Фәтхетдиновның иҗаты уникаль (сирәк очрый торган) һәм үзенә бер төрле. Әсәрләрендәге төп темаларның берсе – Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты. Аның бик күп рәсемнәре һәм скульптур композицияләрендә шагыйрь, аның әсәрләре геройлары урын ала. Ә.Фәтхетдинов үзенең үзенчәлекле дөньясын булдырып, шуны татар мәдәниятенең табигый бер өлешенә әйләндерә. Агач, пластика һәм рәсем сәнгатенең башка өлкәләрендә иҗат ителгән хезмәтләрендә татар халкының бай мифологик мирасы һәм сынлы сәнгатьнең бүгенге чаралары уңышлы үрелә.

2012 елның 15 июлендә якты дөнья белән хушлаша.

Өземтәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Кеше җир өстендә бик аз яши, аның мәңгелек өе: кышын – ак кыр, җәен – яшел үлән белән капланган җир асты. Зират җәмгыять тормышының бер өлеше: бу фикерләр җыелган изге җир, монда кеше җанын чистарта, уйлана, сагына, гөнаһларыннан арына. Зиратта кеше үзенең буыннар алдындагы шәхси җаваплылыгын тоя. Бер генә җирдә дә безнең илдәге кебек зур дистәләрчә чакрымнарга сузылган исем-атамасыз, кешесе мәгълүм булмаган каберлекләр юк. Зиратка карап җәмгыять турында фикер йөртеп була
Әхсән Фәтхетдинов (Татарстан радиосы язмасыннан)
»
Түбән Камада музее

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]