Зөлфәт Хәким

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөлфәт Хәким latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Зөлфәт Хәким
Зөлфәт Хәким.jpg
Туган телдә исем Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов
Туган 11 август 1960(1960-08-11) (60 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Шәңгәлче
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре драматург, җырчы, композитор, шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2009)Татарстанның халык язучысы - 2020

Зөлфәт Хәким, тулы исеме Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановдраматург, композитор, җырчы, җәмәгать эшлеклесе. Тукай исемендәге Дәүләт (2009) һәм Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты. Татарстанның халык язучысы (2020).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Үз авылындагы мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт Казан, Түбән Кама заводларында эшли. 1978-1980 елларда Совет гаскәрләрендә хезмәт итә, соңрак Казан дәүләт химия-технология институтының Түбән Кама филиалында укып, инженер белгечлеге ала.[1] 1980 елларда сәнгатькә һәм әдәбиятка килә. 80нче еллар ахырыннан башлап, "Идел", "Сөембикә", "Чаян", "Казан утлары" журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла. Мәдәният өлкәсендә ул шагыйрь, композитор, драматург, проза остасы буларак мәгълүм.

Зөлфәт Хәкимнең “Агымсуда ни булмас”, “Курку” һ. б. повестьлары, “Мәгънәсез низаг” (1991), “Чын ярату” (1991), “Котлы булсын туегыз!” (1991), “Гонорар” (1994) һ.б. күпсанлы хикәяләре һәм монологлары дөнья күрде. Авторның 1995-1996 елларда иҗат ителгән “Гөнаһ” исемле романы тирән фәлсәфилеккә, психологизмга корылган булуы белән башка әсәрләрдән аерылып торды. Әлеге роман татар прозасының казанышы булды. Ул, автор тарафыннан урыс теленә тәрҗемә ителеп, “Трясина” исемендә нәшер ителде.

Зөлфәт Хәкимнең Идел буе Болгары дәүләте тарихына багышланган “Мәңгелеккә изге сәфәр” (1995-1996) пьеса-кыйссасы, тормышыбызның иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга багышланган, тоталитар системаның асылын ачкан “Җүләрләр йорты” (1995) трагикомедиясе, халыкның тормыш-көнкүрешен тасвирлаган “Карак” (1994), “Зәхмәт”(1994), “Үтермә” (1996), “Килә ява, килә ява” (1997), “Мин төш күрдем” (2001), “Чапты атым Казанга” (2002) һ.б. пьесалары яңа форма, стиль, образлар системасы белән аерылалар.

Зөлфәт Хәким — тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы да. 2003 елда татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан күләмендә үткәрелгән “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә З. Хәкимнең “Телсез Күке” драмасы беренче урынны яулап алды. Шулай ук драматургның “Бит” пьесасы да махсус бүләккә лаек булды.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikiquote-logo.svg
Викиөзек эчендә Зөлфәт Хәким темасы буенча бит бар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://adiplar.belem.ru/hakim_zolfat.htm
  2. Хезмәтенә күрә хөрмәте. Мәдәни Җомга, 2020 ел, 30 июль, 3нче бит