Якуб Зәнкиев
Якуб Зәнкиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Якуб Камали улы Зәнкиев |
Туган | 6 апрель 1917 Иркутск, Россия империясе |
Үлгән | 7 март 2003 (85 яшь) Тубыл |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе → РСФСР → ССРБ |
Һөнәре | мөгаллим, язучы |
Җефет | Рәшидә Шәрәфулла кызы, шагыйрә |
Балалар | Марат (фән кандидаты) һәм Нур - нефтьче-оештыручылар,Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены ияләре; Рафаэль, Илнур – инженерлар; Әлфия - инженер; Алсу – вуз укытучысы[1]. |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Якуб Зәнкиев (Якуб Камали улы Зәнкиев) – татар язучысы. Тукай бүләге иясе (2002).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1917 елның 6 апрелендә Россия империясенең Иркутск генерал-губернаторлыгы[2] Иркутск шәһәрендә туган. Балачагы Тубыл районы Хуҗайлан (Япанчы) авылында үтә. 2003 елда вафат[3].
Тубыл татар – башкорт мәктәбен (1933), Тубыл татар педагогия техникумын (1935), Төмән укытучылар институтының физика-математика бүлеген тәмамлый (1940)[4]. Тубыл округының Япанчы (1934), Сәет (1935 - 1936), Чебурга (1936 – 1938) мәктәпләрендә физика һәм математика укыта. 1940 - 1942 елларда Төмәннең 3нче санлы татар урта мәктәбендә укыта.
Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1942 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Төмәндә оештырылган танкка каршы бригаданың взвод командиры сыйфатында Курск дугасында, Украинада, Польшада, Чехословакиядә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. I Ленинград артиллерия училищесын тәмамлый(1943, Энгельс шәһәрендә).
Армиядән кайткач (1946), укытучылык эшен дәвам итә.
1952 - 1955 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл районы халык мәгарифе бүлеге мөдире.
1955 - 1975 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл районы Япанчы мәктәбе директоры.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1949 елда «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналында беренче язмасы дөнья күрә. Иртеш буе себер татарларының 1917 – 1940 еллардагы тормышы турында «Иртеш таңнары» (1-2 китаплар, 1994; русчага Х. Алишева тәрҗемәсендә «Зори Иртыша», Төмән, 1996 – 1998 еллар); «Ялкында өтелгән мәхәббәт» (Төмән, 1999) романнары, балалар өчен «Кайчыколак» (Төмән, 1994) исемле хикәяләр жыентыгы авторы.
Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1995).
- РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы (1957).
- Кызыл Йолдыз ордены (1944).
- I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944, 1985).
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002) – “Иртеш таңнары” роман - дилогиясе өчен.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Иҗатына хөрмәт йөзеннән Д.И. Менделеев исемендәге Тубыл социаль – педагогия академиясе җирлегендә һәр елны “Зәнкиев укулары” дигән Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе уздырылып килә[5].
- Тубыл районы Япанча мәктәбенә исеме бирелә (1995)
- Тубыл шәһәренең шәрәфле ватандашы[6].
- Тубыл районы Загваздинск авыл җирлегенең шәрәфле ватандашы (1997)[7].
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1. Алишина Х. Себер татарлары елъязмачысы // Мәдәни җомга. 1997. 11 апрель.
2. Хәмитов Г. Яшисең икән, димәк, юкка түгел... // Татар иле. 2001. 18 май.
3. Луноликая красавица Сузге. Тюмень, 1997.4. Ялкында өтелгэн мәхәббәт. "Казан утлары", 2001, 1-4 саннар.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төмән өлкәсенең Татар конгрессы сайты
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://www.pandia.ru/text/78/130/26347.php
- ↑ 1917 елның мартына кадәр, аннары власть еш алмашынып тора
- ↑ http://www.defree.ru/publications/p01/p79.htm
- ↑ http://www.biografija.ru/biography/zankiev-yakub-kamalievich.htm
- ↑ http://tatar-congress.org/ru/about/dzhieny/zankievskie-chteniya/
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-08-26
- ↑ http://www.ktto.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=588:--q-q&catid=36:2011-11-08-10-52-16&Itemid=61