Ренат Ибраһимов
Ренат Ибраһимов | |
![]() | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Ренат Ислам улы Ибраһимов |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1973-х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
опера һәм эстрада җырчысы, продюсер |
Моң |
лирик баритон |
Кораллар | |
Жанрлар |
эстрада, опера |
Коллективлар |
«Ренат Ибраһимовның җыр театры» |
Хезмәттәшлек |
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры |
Бүләкләр | |
renatibragimov | |
IMDb |
Ренат Ислам улы Ибраһимов — татар җырчысы, лирик баритон, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты.[1]
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ул 1947 елның 20 ноябрендә Украина ССРында, Илбау шәһәрендә[2] туа. Музыка мәктәбендә домра классында белем ала, кечкенәдән үк классик арияләр һәм җырларны җырлап үсә. Уналты яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясендә икееллык әзерләү бүлегендә укыганнан соң, вокал бүлегенә укырга керә. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, эстрадада да чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда лауреат исемен ала.
Ренат Ибраһимов Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнә. Җырчының исеме төрле чит илләрдә дә билгеле, еш кына ул чыгышлар белән гастрольләргә йөри. Җырлаудан тыш, Ренат Ибраһимов шигырьләр дә яза, җырлар иҗат итә.