Зөһрә Сәхәбиева
| Зөһрә Сәхәбиева | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева |
| Туган | 27 апрель 1951 (74 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Салих-Тукай |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | җырчы, мөгаллим |
| Балалар | улы Айдар[1] |
| Бүләк һәм премияләре | Сарман районының мактаулы гражданы (2024) |
Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева — күренекле татар җырчысы, мөгаллим, ТАССР халык артисты (1984). Сарман районының мактаулы гражданы (2024).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1951 елның 27 апрелендә Татарстан АССР Ворошилов районы Салих-Тукай авылында дөньяга килә. Әтисе Шөкрәле авылыннан, әнисе Наласадан. Октябрь-Бүләк авылында башлангыч, Иске Дөреш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта терлекчелектә эшли. Казан медицина училищесында укый. Үзешчән сәнгатьтә катнаша. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.
1977-1984 елларда — Татар опера һәм балет театрында, 1984-1993 елларда — Татар филармониясендә, 1993-1996 елларда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1996 елдан — «Идел» концерт-филармония берләшмәсендә.
1993 елдан Казан консерваториясендә укыта.
«Сарман», «Син сазыңны уйнадың», «Сәгать чылбыры», «Зөбәрҗәт», «Туган авылым», «Сакмар», «Бөдрә таллар», «Язгы җыр», «Хәерле иртә», «Җидегән чишмә» җырлары белән популярлык казана[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1984 ― Татарстан АССР халык артисты
- 2024 ― Сарман районының мактаулы гражданы[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 322нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1
- ↑ Районның быелгы почетлы гражданнары да ачыкланды. sarman-rt.ru, 8.06.2026
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 27 апрель көнне туганнар
- 1951 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Тукай районында туганнар
- Татар җырчылары
- Татар опера җырчылары
- ТАССР халык артистлары
- Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар
- Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры
- Шәхесләр:Башкорт дәүләт опера һәм балет театры
- Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе
- Сарман районының мактаулы гражданнары