Нәгыймә Таҗдарова
Нәгыймә Таҗдарова | |
---|---|
Туган телдә исем | Нәгыймә Әхмәдулла кызы Әхмәдуллина |
Туган | 1888 Казан губернасы Казан өязе Утар-Аты авылы |
Үлгән | 1947 Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Горький урамы, 13[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | актер |
Нәгыймә Таҗдарова, Нәгыймә Әхмәдулла кызы Әхмәдуллина (Таҗдарова, 23 май 1888, Утар-Аты, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 16 март 1947 (58 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Уфа дәүләт татар-башкорт күрсәтмә театры, Камал театры артисты. ТАССР халык (1939), РСФСР атказанган (1940) артисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1888 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Утар-Аты авылында туган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1914 елда «Сәйяр» труппасында эшли башлый. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый.
1922–1926 елларда — Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театрында (хәзерге М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры). 1926 елның көзеннән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тормышчан, ышандыргыч образлар иҗат иткән зур талантка ия булган күренекле артистка. Каһарманнарының күңел дөньясын бөтен тирәнлеге белән ачып бирә. Ул иҗат иткән образлар нечкә күңелле, нәзакәтле булулары белән аерылып торалар[2].
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Һаҗәр — «Ямьсез тормыш» Ф. Сәйфи-Казанлы
- Рокыя — «Тигезсезләр» Ф. Әмирхан
- Мария Антоновна — «Ревизор» Н. Гоголь
- Сәгыйдә — «Күмелгән кораллар» Һ. Такташ
- Татьяна — «Сыну» (Разлом) Б. Лавренев
- Ләйлә — «Миркәй белән Айсылу» Н. Исәнбәт
- Оксана — «Эскадра һәлакәте» А. Корнейчук
- Каринкина — «Гаепсездән гаеплеләр» А. Островский
- Айсылу — «Наёмщик» Т. Гыйззәт
- Хөбәйбә — «Мактаулы заман» Т. Гыйззәт
- Гөлниса — «Ташкыннар» Т. Гыйззәт
- Саҗидә — «Шәмсекамәр» М. Әблиев һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
- Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
- С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.