Фатыйма Ильская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фатыйма Ильская
Фатыйма Ильская.jpg
Туган телдә исем Фатыйма Салих кызы Хуҗасәетова
Туган 31 декабрь 1902(1902-12-31)
Ырынбур губернасы, Ырынбур
Үлгән 15 ноябрь 1984(1984-11-15) (81 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Русия
Һөнәре актриса
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТАССР һәм РСФСР халык артисты.

Фатыйма Ильская (Хуҗасәетова) — татар актрисасы, танылгын сәхнә остасы, Русиянең халык артисты, Татарстанның халык артисты. Татар милли театр сәнгатен оештыруны башлап йөртүчеләрнең берсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фатыйма Салих кызы Ильская (Хуҗасәетова) 1902 елның 31 декабрендә Ырынбур шәһәрендә туа. Үзенең сәхнә эшчәнлеген ул 1915 елда «Ширкәт» труппасында башлый, аннары «Сәйяр» труппасында дәвам итә. 1918–1919 елларда Ф.Ильская Ташкент драма театрында эшли.

1919-1921 елларда ул – Көнчыгыш фронтның Идел буе бригадасы политбүлеге театрында, 1923 елдан башлап, аның ярты гасырдан күбрәккә сузылган иҗади тормышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле. Бу театр сәхнәсендә ул дөнья, рус һәм татар классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә якты образлар иҗат итә. Аларда актриса үз геройлары характерының асылына тирәнтен үтеп керү, кешелек җәмгыяте тормышының күпкырлыгын ача белү осталыгын күрсәтә. Ул холыклары буенча төрле геройларны уйный, аларның барсына да бердәм сыйфат – гаять зур тормыш сөючәнлек, шигъриятлек һәм югары романтизм хас була. Ул иҗат иткән Турандот (К.Гоцци Принцесса Турандот), Луиза (Ф.Шиллер “Мәкер вә мәхәббәт”), Сюзанна (П.Бомарше “Фигароның өйләнүе”), Катерина (А.Островский “Яшенле яңгыр”), Дилбәр (К.Тинчурин “Җилкәнсезләр”), Фатыйма (М.Әмир “Тормыш җыры”) һ.б. Ф.Ильская кабатланмас иҗат кешесе булуы, тормышынң сөюе, хатын–кызга хас мөлаемлылыгы, аның иҗат диапазонының киңлеге һәм талантының күпкырлылыгы турында сөйлиләр.

Ф.Ильская Татарстанның һәм Русиянең халык артисты дигән исемнәргә лаек була. Ф.Ильская 1984 елның 15 ноябрендә вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]