Тәслимә Фәйзуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәслимә Фәйзуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тәслимә Фәйзуллина
рәсем
Т. Фәйзуллина — Флюра
И. Грекова «Тол хатыннар көймәсе»
Туганда бирелгән исеме:

Тәслимә Хәләф кызы Мөхетдинова

Туу датасы:

17 июль 1953(1953-07-17)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, БАССР, Бишбүләк районы, Дүсән

Үлем датасы:

13 октябрь 2018(2018-10-13) (65 яшь)

Үлем җире:

РФ, ТР, Казан

Һөнәре:

драма актрисасы, педагог

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Активлык еллары:

1972 — 2018

Амплуа:

психологик рольләр

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның халык артисты

Яшәгән урын

Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1]

Тәслимә Фәйзуллина, Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина (кыз фамилиясе Мөхетдинова, 1953 елның 17 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Бишбүләк районы, Дүсән2018 елның 13 октябре, РФ, ТР, Казан) — драма актрисасы, педагог, Татарстанның халык артисты (2008), Салават драма (1972-1977 елларда), Республика күчмә (1977-1988 елларда), Кәрим Тинчурин исемендәге (1988-2018 елларда) театрларда уйнаган актриса, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм Казан театр укуханәсе укытучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның 17 июлендә Башкортстан АССР Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, Уфа сәнгать укуханәсен (1972), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (хәзер институт, 1997) тәмамлаган. 1972 елда Салават драма театрына кабул ителә, анда 5 ел эшли. 1975 елда Кришна Чандра әсәре буенча куелган «Бер кыз һәм мең гашыйк» спектаклендә башкарган роле «республикада иң яхшы хатын-кыз роле» дип табыла, актриса Алманиягә бушлай путевка белән бүләкләнә [2]. 1977 елда Казанга күчеп килә һәм 2018 елга кадәр Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында (1988 елга кадәр Республика күчмә театры) хезмәт итә. Театрда эшләве белән беррәттән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында (Рәшит Заһидуллин белән берлектә), Казан театр укуханәсендә (Илдар Хәйруллин белән бергә) татар драма курсы студентларын актерлык осталыгы фәненнән укыта[3][4].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрда 46 елдан артык иҗат итү дәверендә уйнаган 70 тән артык ролен зур осталык белән тамашачыга җиткерә белде. Аның уенына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.

Репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тинчурин театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артистлык хезмәтеннән тыш, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә: җырларга сүзләр яза, пьесалар тәрҗемә итә — «Канлы туй» (рус. Кровавая свадьба), «Тормышка ашмаган хыяллар» (рус. Дом Бернарды Альбы, Ф. Г. Лорка)[5], «Гильдерландта күренеш» (рус. Вид в Гильдерланде) Ю. Волков, романнарның инсценировкаларын яза — «Сихерче», «Бер тамчы ярату», «Күбәләк» (Нәбирә Гыйматдинова).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның 13 октябрендә 66 нчы яшендә Казанда вафат. Казанның Самосырово бистәсендәге Мәрҗани мәчете карамагындагы мөселман зиратына җирләнә[6].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]