Мөселман зираты (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөселман зираты (Казан) latin yazuında])

Мөселман зиратыКазан шәһәренең Шәмсир (рус. Самосырово) торак пункты янында, Мамадыш тракты, 40-нче йорт адресы буенча урнашкан мөселман зираты. Зиратта җирләүләр 2007 елдан (? төгәл белмим) башланган. Гомуми мәйданы - 38,9 гектар. Зират капкасы янында Әминә исемен йөрткән кечкенә мәчет бар.

Зиратта имамнар аллеясы бар. Анда дингә хезмәт иткән имамнар, мәчет-мәдрәсәләр төзегән, аларны карап торырга ярдәм иткән кешеләр һәм аларның хатыннары күмелә. Бу кешеләрне күмү эшләре бушка башкарыла[1].

Мөселман зиратында күмелгән кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зиратта җирләнгән мәшһүр шәхесләр (хронол. тәртибендә):
Шәхесләр Җирләү елы
Рина Зарипова 2008
Вәлиулла Ягъкуб 2012
Хәлил Мәхмүтов 2012
Рөстәм Мингалим 2014
Равил Фәхретдинов 2014
Илдус Әмирхан 2014
Наил Шәйхетдинов 2016
Әнәс Галиуллин 2018
Тәслимә Фәйзуллина 2018
Исламия Мәхмүтова 2019
Җәмил Зәйнуллин 2020
Рафаил Ильясов 2020
Әлмира Әдиятуллина 2021


Шәхесләрнең тулырак исемлеген "Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр" исемле төркемдә карап була.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елда Казан шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Альберт Салихов зиратта җирләнгән атасының кабере өстенә, зират кагыйдәләрен бозып, фотосурәтле таш куйдыра. Зиратның идәрәсе рәсем өстенә ак кагәзь бит ябыштырды. Шуннан соң Альберт Салихов “зиратта вандаллык хөкем сөрә”, дип прокуратурага мөрәҗәгать итә. Казанның Совет районы прокуратурасы җинаять составы булмау сәбәпле, вандаллык һәм башбаштаклык маддәләре буенча җинаять эше кузгатудан баш тарта. Ләкин соңыннан барыбер Вахитов районы прокуратурасына зиратның эшчәнлеген туктату турында документ тапшыра. Зиратны ябылудан яклап милли хәрәкәт һәм дин эшлекләре Казанда митинг уздыралар.[2]

Мөселман зираты кагыйдәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кабер ташына мәрхүмнең портретын ясау, башка төрле фотосурәтләр кую катгый тыела.
  • Каберләргә чардуган урнаштыру һәм агач утырту тыела.
  • Зиратта тәмәке атарту, исерткеч эчемлекләр китереп эчү һәм исерек килеш керү тыела.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казанда мәетне җирләү ничә сумга төшә?
  2. [1] Казанда мөселман зираты ябылуга каршы митинг үтте
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани