Казан университетының археология музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан университетының археология музее latin yazuında])
Казан университетының
археология музее
КФУ. Баш корпус
КФУ. Баш корпус
Нигезләү датасы 1810
Урын 420008 Казан, Кирмән урамы, 35, ауд. 1211
Директор Фәрит Әхмәтгалин
Сайт arheologicheskij-muzej

Казан университетының археология музее, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының археология музее (рус. Археологический музей Казанского университета, Археологический музей Института международных отношений КФУ) – Казанда 1810-1927 елларда эшләп килгән, 1978 елда яңадан торгызылган музей. КФУның 2нче корпусында урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КФУның Ушкова йорты артындагы 2нче корпусы

Казан университетының археология музеен оештыру эше XIX гасыр башында, 1810 елда борынгы акчалар һәм әйберләр сатып алудан башлана. XIX гасырның беренче яртысында музей ике кабинет — нумизматика кабинеты («мюнцкабинет») һәм борынгы әйберләр кабинеты эшчәнлегенә таяна.

XIX гасыр уртасында музейда Аурупада иң зурлардан булган нумизматика тупланмасы барлыкка килә. 1878 елда IV Археология корылтае материаллары нигезендә Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең музее оеша.

Ике музей да 1927 елга кадәр эшләп килә, аннары күргәзмәләр җыеп алына. 1929 елда тупланмаларның күпчелек өлеше ТАССР үзәк музеена тапшырыла.

Яңа чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елда музей археология кабинеты нигезендә галим-археолог А. Х. Халиков (19291994) башлангычы белән янәдән торгызыла. Музей күргәзмәләре Идел-Чулман төбәге тарихы һәм археологиясе турында сөйли. Шулай ук Себер, Урта Азия, Төньяк Кавказ турында тупланмалар, борынгы Греция һәм борынгы Румның археология материаллары да бар.

Музей фондларында 150 мең саклау берәмлеге экспонат исәпләнә. Музейның иң эре тупланмаларында — таш гасыры кораллары, Ананий мәдәнияте коллекциясе, Идел буе-Урал буеның урта гасырлар истәлекләре һ. б. Безнең эраның IV-V гасырларындагы Турай курган каберлеге, Зур Тигәнәле угырлар (борынгы маҗарлар) каберлеге, Олы Тархан борынгы болгар чоры каберлеге материаллары һ. б. экспонатлар бар. Музей, күпчелек очракта, Казан университетының еллык археология экспедицияләреннән алып кайтылган табылдыклар исәбенә тулыландырыла.

Музейны булдыруда һәм баетуда Казан галимнәре (археологлар, нумизматлар, филологлар, хирурглар) Х. М. Френ (1782—1851), К. Ф. Фукс, А. Ф. Лихачев (1832—1890), Ф. И. Эрдман (1793—1863), А. А. Штукенберг, Н. Ф. Высоцкий (1843—1922), М. Г. Худяков, Н. Ф. Катанов, В. Ф. Смолин (1890—1932), Н. Ф. Калинин, А. Х. Халиков, Т. А. Хлебникова (1928—2001) һ. б. өлеше кергән.

Музей КФУ уку процессына бәйле рәвештә эшли. Киләсеңне алдан хәбәр итәргә кирәк. КФУ хезмәткәрләре һәм студентларыннан башкаларга, төркемнәргә керү түләүле. Телефоны +7(960) 292-09-83.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани