Казан кирхасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан кирхасы latin yazuında])
Кирха
Казан кирхасы
алман. Sankt-Katharinen-Kirche
Ил Россия
шәһәр Казан
Дин Христиан дине
Кайсы дини агымга карый протестантлык
Бина төре кирха
Төп даталар:
1767, 1863, 1990 (ачылу)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Казан кирхасы, Изге Екатеринаның лютеран гыйбадәтханәсе, алман. Sankt-Katharinen-KircheТатарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә Карл Маркс урамы, 26 йортта урнашкан лютераннар гыйбадәтханәсе. «Изге Екатеринаның Инҗил-лютеран чиркәве» җирле дини оешмасы карамагында.
1767 елда Казанга килгән Россия патшабикәсе Екатерина II хөрмәтенә аталган[1] .

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан кирхасы. 1916 елгы фото
Казан кирхасы. Гыйбадәт залы
Казан кирхасы. Гыйбадәт бара

Казанда лютеранлык тарафдарларының беренче агымы барлыкка килү Ливон сугышы (1558-1582) белән бәйле. Әлеге сугышта әсир төшкән алманнарны һәм шотландларны, үз диннәрен тоту иреге биреп, Россия шәһәрләре буйлап меңәрләп-меңәрләп тараталар.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казанда лютеран гыйбадәтханәсе төзү 1767 елда башлана. Әлеге елда Казанга патшабикә Екатерина II (24.04.1729–6.11.1796; 28.06.1762дән патшабикә) килә.
  • 1771 елда Покрау урамында (хәзерге К. Маркс урамы, 26) Изге Екатерина лютеран гыйбадәтханәсе (Sankt-Katharinen-Kirche) ачыла.
  • Ике катлы таштан салынган бина 1774 елның июлендә Казанны Емельян Пугачёв гаскәре камаганда янып бетә.
  • 1777 елда диндарлар акчасына лютераннар гыйбадәтханәсе яңадан төзелә. Әлеге дин йорты Казандагы лютеран динендәге гарнизон гаскәриләренә, хәрби һәм гражданнар оешмалары хезмәткәрләренә, хәрби укуханә, резерв гаскәрләре, гарнизон батальоны, хәрби шифаханә, дары кярханәсе, җандар һәм полиция командаларында, арестант ротасында, төрмәдә, гражданнар казаматында, 1- һәм 2- санлы гимназияләрдә, Родионов институтында, Мария хатын-кыз укуханәсендә хезмәт итүче лютераннар өчен хезмәт итә.
  • 1863 елда Казанның Покрау урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) архитектор Л.К. Хрщонович проекты буенча готик эклектика стилендә кирпечтән Изге Екатерина лютеран гыйбадәтханәсе төзелә. Лютеран җәмгыятенә Арча кырындагы лютеран зияраты һәм чәсәүнә карый[4].

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәрендә беренче балалар бакчасын Казан кирхасы ачкан.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Республика Татарстан: памятники истории и культуры. – Казан: «Эйдос», 1993. 142 б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Е. Е. Князева, Г. Ф. Соколова «Лютеранские церкви и приходы России XVIII—XX вв.», СПб, «Литера», 2001, ISBN 5-89319-048-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани