Сөембикә манарасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөембикә манарасы latin yazuında])
Сөембикә манарасы
Ил

Россия Федерациясе

Җөмһүрият

Татарстан Җөмһүрияте

Беренче телгә алу

1777

Төзелеш еллары

1507-1517

Төр

Күзәтү манарасы, элекке мәчет манарасы

Статус

РФ Мәдәни Мирасының объекты, № 1610053007

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Сөембикә манарасы

Сөембикә манарасы (tat.lat. Söyembikä manarası(үле сылтама), Хан мәчете) — Казан Кирмәне җирлегендә урнашкан манара. Элек татарларда Хан мәчете буларак аталды, ләкин соңарак русларда йөргән Башня Сююмбике исеме белән атала башлады. Татар ханлыгы чорыннан сакланып калган бердәнбер бина.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөембикә манарарасының килеп чыгу тарихы әлегә көнгә кадәр төгәл билгеле түгел. Кайбер тарихчылар фикерләре буенча Сөембикә манарасы Мөхәммәт-Әмин хан вакытында төзелгән. 1495 елда Мөхәммәт-Әмин Казан тәхетеннән бәреп төшерелгәннән соң, Мәскәүгә качарга мәҗбүр булган, хәттә Мәскәү кенәзлеге Ливониягә каршы сугышында рус гаскәре башлыгы итеп билгеләнгән булган. Мәскәү Кирмәненең Боровицкий манарасы (рус) төзегән вакытында Мөхәммәт-Әмин Мәскәүдә яшәгән һәм Италия архитекторлары (Пьетро Антонио Солари (рус)) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзер өчен чакырган. 1502 елда Мөхәммәт-Әмин янә Казан тәхетендә утырган һәм үз бөек манараны төзергә карар иткән. 1505 елда Мөхәммәт-Әмин Мәскәү кенәзлеге белән мөнәсәбәтләрен үзгәртә һәм бәйсез сәясәтен үткәрә башлаган. Нәкъ бу чорда яңа хәрби манара төзелә башлаган. Төзелеш вакыты: якынча 1507-1517 еллар.

Бер риваять буенча сәяси көрәш нәтиҗәсендә Мөхәммәт-Әмин ханлыкның күренекле эшлеклесе Кил Әхмәдне үлемгә хөкем иткән, Кил-Әхмәд үлеме алдында "беркайчан бу манара хан исемен йөртмәячәк" дип Мөхәммәт-Әминне каһәрләгән. Чыннан да каһәр сүзләре тормышка ашкан, Әмин манарасы дип аталмаган.

Сөембикә манарасы янында хан-төзүче Мөхәммәт-Әминнең кабере урнашкан, максус тактада бүтән Казан ханнары рәтендә аның исеме язылган.

Башта яңа Манара — хәрби манара буларак төзелгән, ләкин Мөхәммәд-Әмин үз фикерен үзгәрткән, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517-1560 елларда) Хан мәчете дип йөртелгән. Сөембикә соңгы елларда манарада яшәгән өчен 1560-еллардан соң халык бу бинага Сөембикә Манарасы исемен биргән.


Сөембикә манарасы янында хан-төзүче Мөхәммәт-Әминнең кабере урнашкан, максус тактада бүтән Казан ханнары рәтендә аның исеме язылган.

Сөембикә манарасы бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөембикә манарасы — Казанның танылган архитектура символы. Ул авышлы биналар санына керә, чөнки ул төньяк-көнчыгыш ягына 1,98 метрга ава. Якынча 1730 елларда манарага икебашлы бөркет урнаштырылды. 1980 елларда татар җәмагатьчелеге таләбе буенча манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды.

Үзенең хәзерге вариантында манара 1690 еллардан соң төзелгән диеп санала. Ләкин, башка версияләргә күрә, манара Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина.

1000 сумлык банкнотаның 1нче вариантында ярымайлы Сөембикә манарасы һәм тәресе булмаган элекке чиркәү сурәте

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 16 октябрендә Россия Банкы 1000 сумлык банкнотаның яңа дизайнын игълан иткән, анда ярымае күренеп торган Сөембикә манарасы да булган[1][2]. Купюрада ярымайлы Сөембикә манарасы янәшәсендә православие тәресе булмаган элеккеге чиркәү бинасы сурәтен урнаштыру Россия православие чиркәве (рус. РПЦ) вәкилләренең ризасызлыгын тудыра. Нәтиҗәдә, Үзәк Банк бу купюраны чыгаруны туктатып, аның дизайнын үзгәртергә вәгъдә итә[3].

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани