Җиңү паркы (Казан)
Җиңү паркы | |
Ил | ![]() |
Район | Яңа Савин районы[1][2] |
Мәйдан | 50 га |
![]() ![]() |
Казандагы мемориаль җиңү паркы — Казанның Яңа Савин районында, Ямашев проспекты һәм Бондаренко урамы кисешү урынында урнашкан парк.
Парк мәйданы якынча 50 гектар тәшкил итә.[3]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Парк 1970-елларда нигезләнгән. Сазламыкта Бөек Ватан сугышының көннәре саны буенча 1418 агач утыртылган.
Мемориаль комплексы 1995 елда төзелгән.
Объектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мемориал
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә мемориаль комплексы мәңгелек уты әйләнәсендә урнашкан. Биредә мәрмәр такталарында ТАССРда туган Советлар Берлеге каһарманнары, Социалистик Хезмәт Каһарманнары һәм Дан орденының тулы кавалерларының исемнәре язылган.
Җиңү стеласы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]42 метр биек Җиңү стеласы паркка Ямашев проспекты ягыннан керү яннында урнашкан. Аның битләвендә кылычлы сугышчы вә кулда бала булган Хатын-ана торалар. Стеланың очында җиңү таҗы тора.
Хәрби техникасы күргәзмәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Паркта ачык һавада Бөек Ватан сугышы дәверендәге хәрби техникасы күргәзмәсе урнашкан. Монда танклар, броньлаштырылган хәрби күзәтү-диерсион машинасы, БТР-1, БТР-2, хәбри десант машиналары, танкларга каршы артиллерия туплары, һаубицалар, үзйөрешле артиллерик җайланмалары, очкычлар, боралаклар, һ.б. техника күрсәтелгән.
Аллеяләр вә һәйкәлләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Паркта теге-бу гаскәр төрләренә багышланган аллеяләр бар. Аларның бересе һәлак булган сугышчыларының тол хатыннарына багышланган.
Паркның төньяк-көнчыгыш өлешендә кечкеә буа урнашкан; анда махсус асралган кәрәкәләр, карплар һәм кыр үрдәкләре бар.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
РФ хөкүмәте рәисе В. В. Путин мәңгелек утына чәчәкләр куя
-
Брест кирмәне саклануы каһарманы майор Пётр Гаврилов исеме белән истәлек такатсы
-
Михаил Девятаев исеме белән истәлек такатсы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||
![]() |