Амур (кунакханә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амур (кунакханә) latin yazuında])
Истәлекле урын
«Амур» кунакханәсе
Кунакханәнең Мәскәү урамыннан күренеше
Кунакханәнең Мәскәү урамыннан күренеше
Урын Казан: Мәскәү урамы, 70
Лаихә авторы П.Е. Аникин (архитектор)
Төп даталар:
1864 елБинаны төзү
2012 елБинаны үзгәртеп кору
Халәт Республикакүләм әһәмияткә ия мәдәни мирас

«Амур» кунакханәсе, яки Юнысовларның табыш китерүче йорты — XIX гасыр азагында — XX гасыр башында Казанда эшләгән кунакханә. Республикакүләм әһәмияткә ия татар архитектурасы истәлеге. Инкыйлабка кадәр кунакханәдә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре яшәгән яки тукталган. 1912-1918 елларда «Кояш» газетасы мөхәрририяте урнашкан булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Амур» кунакханәсе.
Реставрациядән соң

1864 елда сәүдәгәрләр Исхак һәм Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысовлар акчасына архитектор Павел Евграф улы Аникин (1827-1890) проекты буенча Казан шәһәренең түбәнге өлешендә, Кабан күленә якын урында, элекке Печән базары мәйданы янында төзелгән. Печән базары мәчетен параметры буенча әйләндереп алган «Болгар» номерлары, Апаков номерлары, Кәрәван-сарай белән бер рәттә тора.

Инкыйлабка кадәр төрле елларда әлеге кунакханәдә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре (Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һ.б.) яшәгән яки тукталган. 1912-1918 елларда көндәлек татар «Кояш» газетасы мөхәрририяте урнашкан булган.

Инкыйлабтан соң бинада Таткниготоргның 21нче санлы китап кибете урнаша.

XXI гасыр башында бина ASG ширкәтенә тапшырыла[1]. Төзәтү эшләре беткәч, бинада янәдән кунакханә ачу күзаллана.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башы кунакханәләре өчен эчке ишегалды, келәтләре, беренче катында кибетләре белән төзелгән бина үрнәге. Кирпечтән өч катлы итеп модерн стилендә төзелгән. Планы буенча фасадка перпендикуляр төшкән параллелограммны хәтерләтә. Икенче, өченче катларда — торак бүлмәләр. Төп фасадта кулланылган бизәкләрдә ныклы симметрия сакланган. Өченче кат тәрәзәләре, дүртешәрләп, өстән кирпеч пояс белән берләштерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани