Хөсәен Ямашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөсәен Ямашев latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Хөсәен Ямашев
Туган телдә исем Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев
Туган 6 (18) гыйнвар 1882
Казан
Үлгән 13 март 1912(1912-03-13) (30 яшь)
Казан
Үлем сәбәбе мигә кан йөгерү[d]
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы
Һөнәре журналист
Сәяси фирка Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Җефет Хәдичә Ямашева

 Хөсәен Ямашев Викиҗыентыкта

Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев (6 гыйнвар 1882, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе13 март 1912, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе) — революцион хәрәкәт эшлеклесе, публицист.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ямашев Хөсәен Минһаҗетдин улы Казанда җитешле гаиләдә дөньяга килгән. Атасы Минһаҗетдин Хәсән улы Сарытау губернасы, Күзнәй өязе, Дәхтәрни (Кече Труев) авылында туган. Яңа Узин шәһәренең икенче гилдия сәүдәгәре. Казанга күчеп, йорт сала (Тукай урамы, 79/8). Хөсәен Мәрҗания мәдрәсәсен, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. 1903 елның гыйнварында меньшевик Ибраһим Әхтәмов йогынтысында РСДРП(б) фиркасенә керә һәм фирканең Казандагы татар бүлекчәсен җитәкли. Татарча сәяси эчтәлекле өндәмәләр, брошюралар («Үрмәкүч һәм чебен», «Беренче адым» һ.б.) авторы һәм тәрҗемәчесе, укытучылар мәктәбендәге һәм Алафузов заводындагы социал-демократик түгәрәкләр оештыручы.

Яңа татар бистәсе зиратында Хөсәен Ямашев кабере

Казанда 1905-1907 еллардагы инкыйлаб вакыйгаларында катнаша. 1906 елда Ырынбурга күчә һәм актив сәяси эшчәнлектән сәяси журналистикага күчә. РСДРПның Урал һәм Уфа комитәтләре матди ярдәме белән 1907 елда шәһәрендә татарча беренче революцион мәсләкле (легаль) рәсми Урал гәзитен нәшер итә (рәсми мөхәррире хатыны Хәдичә Ямашева). Гәзит, рәсми кабул ителгән карашларга каршы большевистик түгел, күбрәк меньшевистик төстә булган. Гәзит тыелгач, Х. Ямашев 1907 елның маеннан Казанга кайта.

1911 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә, ләкин тәмамлый алмыйча, 1912 елның мартында 30 яшьтә кинәт үлеп китә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]