Яңа Кырлай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Кырлай latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яңа Кырлай
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Эчке бүленеш урам
Элеккеге исемнәр Тукай-Кырлай

Яңа Кырлай - Татарстан Республикасының Арча районында, Ия елгасы ярында урнашкан авыл. Район үзәге Арча шәһәреннән төньяк юнәлештә 22 чакрым ераклыкта. Авылда 1892-1895 елларда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай яшәгән. Шул уңайдан монда Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музее да ачылган.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Кырлай тирәсендәге табигать, география бик матур, кайчандыр монда урманнар күп булган.

Авыл уртасында Ия елгасы - Казансу кушылдыгы агып ята. Анда буа төзелгән. Бу елганың үзенә Зирекле елгасы килеп кушыла.

Кырлай тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырлай атамасының борынгылыгы тарихи документлар белән раслана. Алат юлы өстендәге Иске Кырлай һәм Яңа Кырлай авыллары Казан ханлыгы чорында ук булган. Кырлай атамасы 1602—1603 еллардагы мәгълүматларны эченә алган Казан өязе теркәү кенәгәсендә күп очрый. Д. А. Корсаков хезмәтендә (XVIII йөз) Кара Көек суы буена утырган Кырлай авылында 41 йомышлы татар, Ия суы ярындагы Кырлайда 81 йомышлы һәм 10 ясак түли торган, Кече Кырлай авылында 21 йомышлы татар яшәгәнлеге күрсәтелә.

И. А. Износков Кырлай авылларын түбәндәгечә сыйфатлый: «Кара Көек елгасы янындагы Кырлай — Кырлай Кара Көеге. Авыл Себер элемтә юлына урнашкан. Авылдагы 39 хуҗалыкта 173 ир-ат һәм 184 хатын-кыз көн күрә. Алар ислам дине тота һәм Кара Көек авылы җәмгыятенә керәләр, тормыш-көнкүрешләре уртача».

Иске Кырлай Ия суы буена, Себер элемтә юлының сул ягына утырган. Авылдагы 91 хуҗалыкта 307 ир-ат һәм 304 хатын-кыз исәпләнгән, алар ислам дине тотканнар һәм Иске Кырлай авыл җәмгыятенә кергәннәр. Бу урынга халык хәзерге Хохлово (Өнсә суы янында булган) авылы урыныннан (XVIII гасыр ахырында) күчеп килгән. Ягъни руслар килеп утыргач, татарлар бу җирне ташлап киткәннәр. Хохлово авылындагы бер кыр әле дә Мазар кыры дип йөртелә. Монда элек зират булган. (Татар телендә язылган кабер ташлары табылган.) 1860 елга кадәр татарлар бу урынга гыйбадәт кылырга килә торган булганнар. Авылда өч кибет, тимерче алачыгы һәм су тегермәне булган.

И. А. Износков хезмәтендә (XIX йөз) Яңа Кырлайның икенче исеме Иябаш дип бирелгән. Авыл Ия суы ярына, Себер элемтә юлының сул ягына урнашкан. Авылдагы 66 хуҗалыкта ислам дине тотучы 196 ир-ат һәм 227 хатын-кыз яшәгән. Халык Яңа Кырлай авылы җәмгыятен төзегән. Тормыш-көнкүрешләре уртача булган, иген игү, киндер сугу белән шөгыльләнгән.

Элекке заманнарда Яңа Кырлай, Ашытбаш, Кысна, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары халкы, бергә җыелып, Иябаш җыены үткәргәннәр. Ул җыен икенче төрле Кырлай җыены дип тә аталган. Чиканас, Иске Кырлай, Субаш-Аты авыллары халкы Урман җыенын бәйрәм иткән. Икенче төрле ул Урман җигү дип аталган һәм май ахырында узган.

Өлкән буынның сөйләвенә караганда, Кырлай авылы оешканга 400—500 еллар бар. Урман кырыенда утырганга күрә, ул Кырлай булып калган. Имеш, башта бу урында чирмешләр яшәгән. Татарлар бирегә Тазлардан (хәзер Таш чишмә), Наласадан, Соңгырдан күчеп килгәннәр. Чирмешләрнең чукынмаганнары мөселманлыкка чыккан. Авылда әлегә кадәр чирмеш нәселләре дип йөртелә торган нәселләр бар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзер Яңа Кырлай авылында 140 хуҗалык исәпләнә.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Кырлай тарихка 18921895 елларда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай яшәгән авыл буларак кереп кала.

Тирә-юнь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Кырлай тирәсендәге табигать бик матур. Өлкәннәр сөйләве буенча, авылны элек һәрьяклап зур урман уратып алган була. Авылның бу урманы Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәрендә дә чагылыш тапкан.

Авыл уртасында Ия елгасы (Казансу кушылдыгы) агып ята. Елганың башланган урыны авыл басуында гына булганга, ул әллә ни зур түгел. Хәзер көчле елгада буа төзелгән. Буа тирәләре бик ямьле. Аның ике ягында да агачлар үсә. Ия суына кушыла торган суларның берсе — Зиреклек елгасы.

Тирәсендә зирек агачлары күп җыелып үскәнгә, бу елга шулай аталган.

Яңа Кырлай урамнарының халык телендә кулланыла торган атамалары түбәндәгеләр: Таш урам, Аргы як, Пятый башы, Каклан йорты, Зират ягы.

Яңа Кырлай авылында рәсми рәвештә теркәлгән мәхәллә 1807 елда оешкан. Мәчетнең хәзерге вакытта сакланган бер катлы агач бинасы Казан губерна идарәсе тарафыннан 1911 елның 29 апрелендә расланган проект буенча төзелгән. Яңа Кырлай авылы мәхәллә мәдрәсәсе артык зур булмаган. 1893 елда анда 17 малай һәм 13 кыз укыган. Мәхәлләдә 98 хуҗалык булып, аларда 269 ир-ат исәпләнгән.

Яңа Кырлай һәм Иске Кырлай авыллары Казансуның уң кушылдыгы Ия суы буена утырганнар. Өлкәннәр сөйләве буенча, Яңа Кырлай авылын нигезләүчеләрнең төп нәселләре Иске Кырлайдан күчеп килгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф.Г.Гарипова Рухи башкалабыз. — Казан: "Мәгариф", 2005.
  1. 1,0 1,1 http://arsk.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_305100.doc