Пешәнгер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пешәнгер latin yazuında])
Пешәнгер
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Координатлар 56°21'тн, 50°1'кнч
Нигезләнгән 16 гасыр ахры 17 гасыр башы
Элеккеге исемнәр Сасмак-Пөшәнгәр,Баклауш
Климат dfb — дымлы континенталь
Рәсми тел Татар
Халык саны 395 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422006
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Пшенгер

Пешәнгер, ПөшәңгәрТатарстан Республикасының Арча районындагы авыл.

Почта индексы — 422006.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пешәнгергә иң беренче кешеләр 16 гасыр ахыры, 17 гасыр башында Биектау районы Сасмак авылыннан күчеп килгән дип фаразлыйлар. Күчеп килүче 6 гаиләнең өчесе безгә билгеле нәселләр: беренчесе - Ахмадуллин Фаизләр нәселе, икенчесе - Гарипов Хәлилләр, өченчесе Шәмсетдинов Харисларның шәҗәрә башы Арслан бабай нәселе. Авылның өлкәннәре әйтүенчә, кешеләр бу яктан су буйлап йомычкалар агып килүен күргәннәр һәм анда да авыл бардыр дип уйлаганнар. Аннан соң алар су буйлап бу авылны эзләп киткәннәр, килеп җиткәч, бу урынны бик ошатканнар һәм монда ” төпләнергә” уйлаганнар. Һәрберсе урманны кисеп, үзләренә йортлар сала башлаганнар. Алар килгәндә монда 4-5 гаилә чирмешләр яшәгән. Алар авыл булып түгел, төрлесе-төрле җиргә йорт салып яшәгәннәр, мәҗүси динендә булганнар.

Күчеп килгән ислам динендәге татарлар мәҗүси чирмешләр белән аралашып яшәгәннәр һәм чирмешләр да ислам динен кабул иткәннәр. Авыл оешкан вакытларда бу урыннар тирән суларга, куе урманнарга бай булган. Шуңа күрә күченеп килүчеләр саны да арткан, авыл зурайганнан-зурайган. Кешеләр кискән урманнарны басуга әйләндереп, иген игү өчен файдалана башлаганнар, аучылык һәм балыкчылык белән дә шөгыльләнгәннәр. Аучылык белән бәйле бер вакыйга телдән-телгә күчеп, бүгенге көннәргә килеп җиткән.

Бервакыт аучылар урманнан поши куып алып кайтканнар. Ләкин аны тота алмаганнар. Поши куркуыннан тирән елгага кереп киткән, качмакчы булган. Әмма аучылар аны җибәрмәгәннәр, төрле яктан камап алып тотканнар. Аннан соң пошины су буенда суйганнар. Аңа багышлап халык бәет чыгарган. Ул бәет "Поши бәете” дип атала.

Бисмиллаһи, без әйтик, кәкре әйтмик,төз әйтик, Пөшәңгәрләр поши суйган, бәетен әйтеп йөдәтик. Пөшәңгәрнең болынында йөрдем аяк чылатып, Нәләт суккан Пөшәңгәрләр поши суйган җылатып. Нәдерманның бакчасына быел карга төшмәгән, Тәкә ите арасында поши ите пешмәгән. Хәмидулла кар көридер,бик тар,диләр,көрәге, Хәмидулла,син суйгансың,җәһәннәмгә китәрсең. Сикереп мендем тирәккә, яфраклары кирәккә Хәмидулла поши суйган, җыенга ите кирәккә. Пөшәнгәрнең күпере тимер түгел,җиз генә, Пөшәнгәрнең урамына поши кермәс тиз генә.

Бу бәетне авыл халкы Хәмидуллага карата ачу белән иҗат иткән. Пошины куып тоту һәм сую вакыты эңгер-меңгер вакытта башкарылган. Шунлыктан, "поши” һәм "эңгер-меңгер” сүзләреннән "Пөшәңгәр” исеме килеп чыкмадымы икән дигән фараз бар.

Авылда нигездә игенчелек һәм терлекчелек белән көн күргәннәр. Һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр. Чыпта сугу эше киң таралыш тапкан. Апаз авылы белән ике арада бай гына гипс (акшар) ятмалары бар. Кыш көннәрендә ирләр таудан гипс казып пыяла заводы баена илтеп сатканннар. Гипс пыяла ясау производствосында файдаланылган. Гипс шахталарының урыннары әлә дә саклана. Безнең авылда эре җир биләүчеләр дә, эре сәүдәгәр, байлар да булмаган. Урта хәлле крестьянны байга санаганнар.

Бәхеткә каршы, Пешәнгер авылы халкына чукындыру афәтен күрергә туры килмәгән. Илдә совет хакимияте урнаштыру елларында да безнең авылда тынычлык хөкем сөргән. 1930 елда колхозлашу башланган. Колхозның беренче председателе - Җәләлиев Шәрәфи, исеме "Кызыл тау” булган. 1939 нчы елда авылда мәчет манарасы киселгән, ә бинасы мәктәп булып файдаланыла башлаган. Пешәнгердә бик озак еллар дәвамында кирпеч сарае эшләп килгән.

Бөек Ватан сугышы башлангач, күп кенә авылдашлар яу кырына киткән. Аларның бик азы гына әйләнеп кайткан. 90 лап авылдашыбыз һәлак булган. Ә Сибәгатуллин Нуриәхмәт "Ватан сугышы”орденына, Борханов Шәмсетдин ”Кызыл йолдыз”орденына лаек булганнар. 1950 елда ”Кызыл тау” колхозы "Аванград” колхозы белән берләшеп, "Авангард” исемен йөртә башлый. Шул исем белән колхоз 1957 елның мартына кадәр яши. 1957елда колхоз ”Северный” совхозы составына кабул ителә.

  • Авылның беренче коммунисты - Сафиуллин Хәйрулла
  • Беренче комсомолец - Гафарова Асия
  • Беренче урта белем алган кеше - Шәмсетдинов Харис(1951 елда)
  • Беренче югары белем алган кеше - Әһлиуллин Шәфигулла
  • Беренче укытучы дипломы алган кеше - Габдрахманова-Зәйнуллина Гөлфия
  • Беренче агроном дипломы алган кеше - Әхмәдуллин Гыйльмулла
  • 1939 елда тракторист таныклыгы алучылар - Гыйльванов Корбан, Гарипов Әхәт, Шакиров Хәкимҗан, Шәрифуллин Зиннәт.

Туган авылыма 7 чакрым ераклыкта җыйнак кына, шифалы үләннәргә, сайрар кошларга ,кура җиләгенә , гүзәл чәчәкләргә бай булган бер урман бар. Ул үзенә терәлеп кенә торган 20 чакрым хуҗалыклы, әмма бик таза, нык, матур авыл исеме белән Каргалы урманы дип атала. Хәзерге вакытта урманның кырында Каргалы авылы гына булса, элек ул тирәләрдә Бакча исемле бер авыл да булган.Аның хәзер урыны да юк инде.Анда басулар , киң кырлар җәелеп ята. Шулай ук Шом башы дип аталган авыл да Пөшәңгәргә 2-3 чакрым гына ераклыкта булган. Хәзер ул урында йорт нигезләре генә торалар.

Пөшәңгәр авылы уртасыннан елга агып ята. Ул күрше мари авылы исеме белән Сәрдә елгасы дип атала. Шушы елга авылны ике якка аерып тора. Ике як кешеләре дә бер-берләрен аргы яклар дип йөртәләр.

Авыл калкулык битенә урнашкан. Ул калкулыкның бер өлешен Җәләй тавы дип йөртәләр. Ә калкулыкны икегә бүлеп торучы елга бик күп наратлар үскәнгә Нарат елгасы дип атала.

Авыл башында Балтай күле дип аталган бик матур, тирә якларына тал-тирәкләр үскән түгәрәк күл җәйрәп ята. Безнең авылда элек мари гаиләләре күп булган, бу урында Балтай исемле чирмеш яшәгән. Шунлыктан күл аның исеме белән Балтай күле дип йөртелә. Күлгә ерак түгел Әкәй тавы күренеп тора. Бу бик кечкенә генә калку урын, әмма бик серле һәм кызыклы. Риваятьләргә караганда мәҗүсилек чорында ниндидер бер бәйрәмдә атынчык атынып уйнаганда, ике мари кызы егылып төшеп үлгән һәм аларны шунда күмгәннәр. 1950 елларның урталарында әкәй тавында колхоз бәрәңге подвалы казыта һәм шул вакытта бу кызларның чәчләре, тешләре, сөякләре һәм бизәнү әйберләре-энҗе, мәрҗән кебек әйберләре чыга. Әкәйләр дип безнең авылда мари хатын-кызларын атыйлар.

Пешәнгер һәм Апаз авыллары арасында Тәңкә тау дигән урын бар. Бу атама турында мондый хикәят йөри. Элек бу җир Апаз авылы халкыныкы булган, ә җир бүлү вакытында Пөшәңгәрләр землемерга бер тәңкә акча биреп үзләренә алганнар. Шуннан тау Тәңкә тау дип атала башлаган. Шушы тауга ерак та түгел Сәрдә елгасы буендагы бер агачлыкны Рәхим таллыгы дип йөртәләр. Бу исә авылның шул очында Рәхим исемле кеше яшәгәнен искәртә.

Авылның урман ягында исә Пар юкә дигән бик матур бер урын бар. Анда парлы юкә агачлары үсә. Безнең авылдан 0,5 км ераклыктагы Мирҗәм авылы Мари иле Республикасының Мари-Төрәк районы Сәрдә авылы белән чиктәш. Менә шул Сәрдә авылы басулары белән безнең басулар тоташкан урынны Сәрдә межасы дип тә, Чомыт дип тә атыйлар. Ә нигә Чомыт дип йөртелә соң ул? Чөнки анда бик күп башка агачлар белән бергә шомырт агачлары да үсә. Май аенда шомыртлар чәчәк аткан чакта бу урын искиткеч матур була. Ә инде шомыртлар өлгергән вакытта ...

Авылда шушы Чомыт кебек тагын бер серле урын бар. Ул Низам исемле абыйларның өй артындагы күл, шуңа күрә Низам күле дип атала. Ул бик куе агачлар арасында җәйрәп ята. Үзе кечкенә генә. Ә суы чип-чиста. Аңа шундый саф суны кырыендагы чишмә бүләк итә икән. Күл тирәләрендә эңгер-меңгер вакыт кебек иде. Күлнең шундый сихри, серле, гаҗәпләнерлек булуына һәркемне сокландыра.

Авылда Мостафа өсте дип аталган бер калкулык бар. Анда Мостафа исемле юлаучы үлеп калган. Мостафа - мәҗүсилек динендәге кеше булган. Шуңа күрә авыл аны авыл зиратына күмдермәгәннәр, тау өстенә җирләгәннәр. Мостафаны күмгәннән соң, тау битеннән чишмә бәреп чыккан. Чишмә чыкканнан соң Мостафаны әүлия булган дигән нәтиҗәгә килгәннәр, ә чишмәсен Әүлия чишмәсе дип атый башлаганнар. Хәзерге көндә бу чишмә Югары оч чишмәсе дип йөртелә.

Пешәнгер зур авыл түгел. Анда урамнар саны да берничә генә. Документларда 3 урам исеме: Нагорная, Васыйл Әһлиуллин, Чапаев урамнары белән адрес языла. Ә халык телендә урамнар саны күбрәк телгә алына: Аргы як , Югары оч, Аскы тыкрык, Өске тыкрык, Түбән оч, Кибет урамы, Өч өйле, Атау, Яңа урам.

Мәктәп тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.