Поши

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Поши latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Поши

Поши (лат. Alces alces) – куштояклылар төркеме боланнар гәиләсендәге иң зур хайван. Поши соры төстә, тояклары ак була. Мөгезләре як-якка тырпайган.

Олы ата пошиның озынлыгы өч метрга, биеклеге ике метрга җитәргә мөмкин. Мөгезенең авырлыгы 20 кг, колачы ике метр булырга мөмкин. Ноябрь - гыйнвар айларында мөгезләре төшә һәм алар яңадан үсә башлыйлар. Кышын усак, тал, миләш, карагай һәм башка агачларның кыйрысы, ботаклары, бөреләре белән тукланалар. Урманда, елга буйларында яшәүне хуп күрәләр.