Миләш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миләш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Миләш
Сурәт
Халыкара фәнни исем Sorbus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон алмагачлылар[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Җимеш төре алма[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=11300[6]
Commons-logo.svg Миләш Викиҗыентыкта

Миләшгөлчәчәклеләр гаиләлегенә кергән абага яфраклы, саргылт кызыл төстәге әчкелтем җимешләре булган агач яки биек булып үсә торган куак.

Бу — урта полосада киң таралган үсемлек. Россия территориясендә миләшнең 34 төре үсә. Миләш талымсыз, суыкка чыдам | үсемлек. Җимеш бөреләре 50 градус салкынга кадәр туңмыйча түзәләр. ? Җимешләрендә 5-16 % шикәр, 3 % ка кадәр органик кислоталар (аскорбин, алма, лимон, сорбин, гәрәбә кислоталары) бар. Җимештә 200 мг С витамины, 20 мг каротин һәм бар төрдәге микроэлементлар җыелмасын ; табарга була. Шунысын да әйтергә кирәк — бакчабыздагы җимешләрнең дә барысы да мондый мактауга лаек түгел.

Миләш җимешләрен җыеп суыткычта туңдыралар, караңгы урында яки духовкада 60 градус эсселектә киптерәләр. Алардан «100 авырудан төнәтмә» дип аталган дәва чарасы ясарга була. Миләшне халык медици­ насы гипертония һәм атеросклероз авыруларына каршы, иммунитетны күтәрүче һәм организмны ныгытучы чара буларак куллана. Шулай ук ул канда холестерин дәрәҗәсен төшерә.

Төнәтмәне бөл ай әзерлиләр. 1 бал калагы изелгән җимешләргә 1 стакан кайнар су салып 1 сәгать тотарга. Сөзеп, кирәк кадәр шикәр салырга.

Төнәтмәне көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәргә.

Миләштә пектин матдәләр күп, шуның өчен аның тәмле сортларыннан пюре, как (пастила), кайнатма, джем, мармелад ясыйлар. Куас һәм серкә ясаучылар да бар.

Халык әйтемнәренә караганда, миләш өйгә бәхет һәм иминлек китерә икән. Борынгы заманнарда көз көннәрендә миләшсез туй уздырылмаган.

Миләш муенсаларын усал рухларны куар өчен кигәннәр. Авыруларны савыктырыр өчен, миләш агачы янына суларга алып чыкканнар. Миләш ботакларын җимешләре һәм яфраклары белән авыруларның мендәр астына салганнар. Кипкән җимешләреннән кышын чәй пешергәннәр. Аның кипкән яфраклары арасында алмалар һәм грушалар озак һәм яхшы саклана икән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]