Кушлавыч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кушлавыч latin yazuında])
Кушлавыч
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Арча районы
Координатлар 56°10'тн, 49°34'кнч
Эчке бүленеш урам
Нигезләнгән 1676
Климат уртача континенталь
Рәсми тел Татар теле
Халык саны 141 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Телефон коды 84366
Рәсми сайт qushlawich.ru

Кушлавыч - Татарстан Республикасының Арча районында урнашкан авыл, Казансу елгасының уң кушылдыгы Кызыл елгасына утырган. Авыл район үзәге Арча шәһәреннән төньяк-көнбатыш юнәлешендә 24 чакрым ераклыкта урнашкан.

Авылда Тукай музее бар.

Тукай музее

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл атамасы тарихи-географик, географик-статистик чыганакларда еш очрый. Алат юлы өстендәге бу авыл Казан ханлыгы чоры авыллары исемлегендә искә алына. 1676 елның 24 июль датасы белән авыл атамасы И. П. Ермолаев хезмәтендә теркәлгән.

Д. А. Корсаков җыентыгында Кушлавыч авылы чишмә янына утырган дип телгә алына. Анда 89 йомышлы татар яшәгән. Шунда ук Кушлавыч пүчинкәсе дә искә алына, анда 18 йомышлы татар теркәлгән. 17611866 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау мәгълүматларыннан күренгәнчә, Кушлавыч авылында һәм Кушлавыч пүчинкәсендә йомышлы татарлар яшәгән. А. Артемьев китабыннан күренгәнчә, Кушлавычның 86 хуҗалыгында 384 ир-ат һәм 356 хатын-кыз исәпкә алынган, авылда мәчет эшләгән. Кушлавыч авылы турында Н. Н. Вечеслав (1878) мондый мәгълүмат бирә: «Чишмә суы һәм коры чокыр янына утырган Кушлавыч авылындагы 121 йортта 368 ир-ат һәм 342 хатын-кыз көн күргән. Анда бер агач мәчет, кибет һәм тимерче алачыгы булган». Кушлавыч авылы И. А. Износков китабында телгә алына. Анда 120 хуҗалык булып, ислам динендәге 411 ир-ат, 383 хатын-кыз яшәгән. Халык умартачылык белән шөгыльләнгән. 1898 елгы исемлектә Кушлавыч авылында татарлар яши дип искә алына. К. П. Берстель мәгълүматларына караганда, авылда барлыгы 798 татар кешесе яшәгән.

Кушлавыч, Югары Сәрдә һәм Урта Сәрдә авыллары июнь аеның 17—20 көннәрендә Сәрдә җыенын бәйрәм иткәннәр. Җыенны икенче төрле Кушлавыч дип тә атаганнар.

Олы буын вәкилләре сөйләвенә караганда, борын заманнарда авыл урынына ике кеше килгән. Аларның берсе елганың бер як ярына, икенчесе икенче як ярына йорт торгызган. Тора-бара бер-берсенә бик нык охшаган ике урам барлыкка килгән һәм, шуннан чыгып, авылны Кушлавыч дип атаганнар.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл тирәсендә элек урманнар булган, моны елга-инеш атамалары раслый: Каенлы елгасы тирәсендә каеннар; Ылыс елгасы янында чыршы, нарат агачлары; Баланлы елгасы тирәсендә - баланнар үскән.

Авыл тау башына салынган. Ул Красна елгасының ике ярына урнашкан һәм ике зур урамнан тора. Исемнәре:

  • Аргы як
  • Бирге як.

Элек авыл бик зур булган, урамнары күп булган.

Авылда Питрән чишмәсе һәм коесы, Котый, Тукай чишмәләре бар.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Тукай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кушлавыч авылында 1886 елның 14 (26) апрелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяга килә. Аның әтисе, указлы мулла Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгали улы Тукаев (1824—1886), Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый. 1886 елның август ахырында вафат була. 1890 елда шагыйрьнең әнисе Мәмдүдә Балтач районы Сасна Пучинкәсе авылы мулласына кияүгә чыга һәм улын үзе белән ала.

1955 елда Кушлавычта шагыйрьнең бронзадан эшләнгән бюсты куела (скульптор — И. А. Новоселов). 1976 елда Тукайга багышланган музей ачыла.

Бу тирәләрдә элек урман булганлыгы елга-инеш атамаларыннан күренә. Каенлы елга тирәсендә, билгеле инде, каеннар үскән. Ылыс елгасы исеме елга буенда чыршы, нарат агачлары күп җыелып үскәнгә бирелгән. Баланлы елга атамасының да килеп чыгышы бик аңлаешлы.

Кушлавыч авылы табигатьнең матур урынына, Габдулла Тукай язганча, тау башына салынган. Ул Краена суының ике ярына урнашкан һәм ике зур урамнан тора. Исемнәре: Аргы як һәм Бирге як. Элек авыл бик зур булган, урамнарын Эш урамы, Тегәрҗеп урамы, Түбән оч, Югары оч, Чүлмәк атавы дип йөрткәннәр. Хәзерге вакытта шулардай Чүлмәк атавы гына сакланып калган. Ул авыл читендә, тау башында. Элек бу атауда яшәгән халык чүлмәк ясаган. Кызыл балчык ала торган урыннары әле дә билгеле. Бу атауда сугышка кадәр 25 хуҗалык яшәгән, ә хәзер 4 хуҗалык калган. Авылның Бирге як урамын сусыз, коры елга кисә, ул Тимерче елгасы дип атала, чөнки елга башланган урында тимерче алачыгы булган. Авыл эчендә Питрән чишмәсе һәм коесы бар. Чардуган елгасының исеме бу елга янына бер юлчының күмелгән булуына бәйле. Җырлы елга ташларга бәрелеп, моңлы авазлар чыгарып акканга шулай йөртелә. Кишет елгасы шул исемдәге авыл ягыннан агып килгәне өчен аталган. Баткак елганың исеме ян-ягында сазламык, юеш булып торганга әйтелгән. Авыл басуыннан Сыер, Үгез, Кече су елгалары ага.

Авылда, тау астында Тукай чишмәсе дип аталган чишмә бар. Бу атама Габдулла Тукайга нисбәтән бирелгән. Авылда тагын Котый чишмәсе бар. Аны Хөснетдин исемле кеше карап һәм чистартып торган. Халык Хөснетдин исемен кыскартып Котый дип атап йөртә икән. Авыл кырыендагы болынлыкны Яшелчә бакчасы дип йөртәләр, элек анда бакча булган. Казан арты районнарының төньяктарак урнашкан һәр авылында диярлек чирмеш, әкәйләр белән бәйләнешле атамалар бар. Кушлавыч авылында да чирмеш каберләре дип аталган урыннар халык хәтерендә саклана. Авыл зиратында Габдулла Тукай әтисенең кабере бар. Авыл халкы кабергә таш куйган, чардуган корган, аны даими карап торалар.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф.Г.Гарипова. Рухи башкалабыз. — Казан: "Мәгариф", 2005.