Госман Хәбибуллин
Госман Хәбибуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Госман Әкрәм улы Хәбибуллин |
Туган | 10 июнь 1950 СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Саурыш |
Үлгән | 7 декабрь 1992 (42 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | музей директоры |
Җефет | Рәмзия Рәхмәтулла кызы |
Балалар | өч кызы |
Госман Хәбибуллин, Госман Әкрәм (Әкрам) улы Хәбибуллин (1950 елның 10 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Саурыш ― 1992 елның 7 декабре, РФ, ТР, Казан) ― галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе. Казандагы Г. Тукай музееның беренче (1986―1992 елларда) директоры, КДУ укытучысы (1979―1985 елларда).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 елның 10 июнендә Татарстан АССР Саба (хәзерге Теләче) районы (Олы Мишә авыл җирлеге) Олы Саурыш авылында авыл советы хезмәткәрләре гаиләсендә туган[1]. Олы Саурыш сигезьеллык (1965), Караширмә урта (1967) мәктәпләрен тәмамлаган. 1967―1972 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала, II курста Татарстан республикасы тарихы белән шөгыльләнүче махсус бүлекчәдә укый.
1972―1973 елларда Арча (хәзерге Әтнә) районы Олы Әтнә авылында тарих укытучысы булып эшли.
1973―1976 елларда ― Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр, шунда ук аспирантурада укый. Х. Хәсәнов җитәкчелегендә «XIX гасырның икенче яртысындагы татар историографиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясен әзерли, ләкин аны якларга насыйп булмый.
Аспирантураны тәмамлагач, Г. Хәбибуллин Г. Ибраһимов исемендәге институтның гыйльми сәркатибе булып эшли.
1977 елның гыйнвар―март айларында ― Казан телевидение студиясендә Казанның 700 еллык юбилеена багышланган «Урам исемнәре ни сөйли?» дигән тапшырулар циклын оештыручы һәм алып баручысы. 1977―1979 елларда Казан телевидениесендә СССРның һәм ТАССРның яңа Конституцияләренең проектын өйрәнү һәм пропагандалауга багышланган тапшырулар сериясендә Татарстан автономияле республикасында фән һәм мәгариф үсеше, ТАССР тарихы турында чыгышлар ясый.
1979―1985 елларда Казан дәүләт университетының тарих факультетында, Совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасында башта ассистент (1979―1983), соңрак өлкән укытучы (1983――1985) булып эшли, СССР тарихын һәм ТАССР тарихын укыта.
1985 елның 30 сентябреннән – Татарстан АССР дәүләт музеенда бүлек мөдире.
1986 елның 1 апреленнән Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеена директор итеп билгеләнә һәм гомеренең соңгы көненә ― 1992 елның 7 декабренә кадәр шунда эшли. Музей, ачылуы белән үк, Казанның һәм Татарстанның иҗтимагый, мәдәни һәм әдәби үзәгенә әйләнә.
Тукай музее директоры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Тукай музее (Казан)
1985 елның сентябрендә Госман Әкрәм улын Тукай музеен оештыручылар төркеменә беркетәләр, ул үзенә генә хас булган тырышлык, фидакарьлек белән эшкә керешә. «Хәтердә мәңге исән» дигән тематик экспозицион план төзүне аңа тапшыралар. Шул ук вакытта Госман Хәбибуллин экспонатлар җыю буенча төрле экспедицияләр оештыра һәм аларда актив катнаша. Мәсәлән, 1985 елның октябрь аенда бер төркем хезмәткәрләр составында Уральск шәһәрендә була.
1986 елның 1 апрелендә булачак музейның җитәкчесе итеп Госман Хәбибуллин билгеләнә. 1986 елның 11 июнендә Габдулла Тукай музее ачыла.
1986 елдан 1992 елга кадәр Госман Әкрәм улы Хәбибуллин музей директоры булып эшли. Ул яңа экспонатлар эзләүгә, Г. Тукай иҗатын пропагандалауга күп көч куя. Аның тырышлыгы белән «Тукай көннәре», фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр оештырыла, татар вакытлы матбугатында мемориаль предметлар хакында мәкаләләр дөнья күрә[2].
Фәнни эзләнүләрен дәвам итеп, музейдагы экспонатларның тарихы турында мәкаләләр яза һәм матбугат битләрендә бастыра. Бигрәк тә Г. Тукайның шәхси әйберләре турындагы «Кыйммәтле ядкярләр язмышы» дигән мәкаләсе кызыклы[3].
1992 елның 7 декабренә вафат.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Рәмзия Рәхмәтулла кызы, кызлары Айгөл, Айсылу, Алсу, филологлар[4].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хәтердә мәңге исән. Казанның Тукай музее. ВКонтакте, 22.04.2020
- Лена Тябина. Хәтердә мәңге исән. Казан утлары, 2020 ел, июль.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Йосыф Хуҗин. Олы Саурыш авылы тарихы. «Безнең мирас», 21.04.2015
- ↑ Гүзәл Төхвәтова. Габдулла Тукай музейлары. «Мәйдан», 2021 ел, апрель
- ↑ Хәбибуллина Айгөл. Шамил йортының Тукай музеена әверелүе. «Идел», 2001, № 4
- ↑ Тукай музее ачылуга 34 ел тулу уңаеннан онлайн экскурсия була. Татар-информ, 11.06.2020
Элгәре: вазифа булдырылган 1.04.1986 |
Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музее директоры 1986―1992 |
Аннары: Фәрит Яхин 1993―2000 |
- 10 июнь көнне туганнар
- 1950 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Теләче районында туганнар
- 7 декабрь көнне вафатлар
- 1992 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Татар галимнәре
- Татарстан галимнәре
- Тарихчылар
- Татар журналистлары
- Татарстан журналистлары
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Казан университеты укытучылары