Хәсән Туфан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Туфан latin yazuında])
Хәсән Туфан
Туган телдә исем Хисбулла Фәхрулла улы Хәзрәтев (Кусинов)
Туган 9 декабрь 1900(1900-12-09)
Иске Кармәт, Аксубай вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 10 июнь 1981(1981-06-10) (80 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе
Һөнәре язучы, шагыйрь
Җефет Гайникамал (Луиза[1]) Салиәскәрова (19071955)
Балалар кызы Гөлгенә,
улы Идегәй[2]
Ата-ана
  • Фәхрулла (1849-1924) (әти)
  • Гөлзадә (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1966 ел

 Хәсән Туфан Викиҗыентыкта

Хәсән Фәхрулла улы Туфан (рус. Хасан Фахриевич Туфан), 1900 елның 9 декабре, Иске Кармәт, Аксубай вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе1981 елның 10 июне, Казан, РСФСР, СССР) — мәшһүр татар шагыйре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсән Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә) Казан губернасы Чистай өязе Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып туа. Мулла кушкан исеме Хисбулла, фамилиясен, атасыннан алырга ярамаганлыктан, Гульзизин (Гульгизин) дип куялар. 1905 елның 17 октябрь манифесты гаиләләренә гражданлык хокукларын кайтаргач, абыйлары һәм ул «Хәзрәтев» фамилиясенә күчәләр.[3] Шул ук елны Иске Кармәттә мәктәп ачыла. Хисбулла, шушы мәктәпкә йөрү белән бергә, күрше чуаш авылындагы мәктәптә бер ел урысча да укый.

1914 елның язында Хәсән Тубыл губернасының Акманай авылында яңа җир алган абыйлары янына китә һәм алар белән бергә җир астында бакыр колчеданы чыгару эшенә керешә. Шул ук елны абыйлары аны Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Биредә әле ул Хәзрәтев фамилиясе белән йөри.

Анда ике ел укыганнан соң, укуын дәвам итү өчен акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә.

1917 елны Уфада каршылый. 1917 елның ноябрендә башланган Милләт Мәҗлесенең эшендә катнаша. Корылтайның стенографик язмасы өчен җавап тота.[4] Корылтай эшләре белән йөргәндә, ватандашлар сугышы куба, «Милли Идарә» Петропавелга күчә, шулай итеп Туфан «аклар» ягында кала. Себергә барып җитә, шундагы шәһәрләрдә укытучылык итә. Ике тапкыр аклар гаскәренә алынудан котылып кала.

Верхнеудинск мәктәбендә укытканда Хисбулла Кусинов музыкаль-драма түгәрәге алып бара һәм шундагы "Милли Идарә" бүлегенең җитәкчесе булып тора. Себер кызыллар кулына күчкәч, аны Чита шәһәренә, ул вакытта Ерак Көнчыгыш республикасының башкаласына укытучылыкка җибәрәләр.

1924 елда Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Беренче шигырьләрен чыгару өчен псевдоним итеп Дуфан бабасының кушаматын сайлый. Хисбулла Кусиновтан ул Хәсән Туфан булып китә. Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. Шагыйрь биредә Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Галимҗан Нигъмәти кебек якын дуслар таба, үзенең олы мәхәббәтен – актриса Луиза (Гайникамал) Салиәсгарованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.

1928 елда Туфан җәяүләп Кавказ һәм Урта Азия якларына ике еллык сәяхәткә чыгып китә[5].

1930-1934 елларда, сәяхәтеннән соң, Туфан ТАССР радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли. 1937 елга кадәр — "Совет әдәбияты"ның җаваплы сәркатибе булып эшли. Ил күләмендә барган репрессияләр афәте Х. Туфанны да читләтеп үтми. Шул елларда ук аның өстендә болытлар куера башлый. Аңа карата «Харбиннан кайткан качак, милләтче», «Колчакчы офицер» дип гаепләүләр ишетелә.[6]

1935 елда аңардан Байкал артындагы еллары буенча сорау алалар. 1937 елда Язучылар берлегеннән чыгаралар.

1940 елда аны гаепсезгә кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. 1942 елда "халык дошманы" дип гаепләп, атарга хөкем итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. 1950 елда, иреккә чыгарга вакыты җитеп килгәндә, аны гомерлек сөргенгә хөкем итәләр. Новосибир өлкәсенең Покровка авылында торырга җибәрелә. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда ССРБның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр.

Казанга кайтканнан соң калган гомерен иҗатка багышлый. Казанның Аккош күлендәге дачасында тора. Х.Туфан үзенең зур бурычы итеп яшь шагыйрьләрне кайгырту дип саный. Яңа буын иҗатчыларына карата рецензияләр, бәяләмәләр, мәкаләләр яза. Уку йортларында татар шигъриятенә багышлап чыгышлар ясый.

1981 ел елның 10 июнендә шагыйрь вафат була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Х.Туфанның беренче шигырьләре Ш.Бабич тәэсирендә языла.

1924 елда «Кызыл Татарстан» газетасында X. Туфанның беренче шигыре басыла. Шуннан соң кыска гына вакыт эчендә ул татар поэзиясенә эчтәлек ягыннан да, форма өлкәсендә дә яңалык алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла.

Тәнкыйтьче Ф.Галимуллин фикеренчә, Х.Туфан иҗатында ике биек нокта була. Беренчесе — 1924-1927 еллар. Шушы чорда шагыйрьнең атаклы «Урал эскизлары», «Аягүрә үлеп булыр микән», «Зәңгәр бүре» әсәрләре, әлбәттә инде, «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Иске Рәсәй үлде», «Бигиевләр» кебек поэмалары языла.[7]

Тоткынлык елларында да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен папирос кәгазенә язып, тупланмаларын кадерләп саклый. Тентүләрдән, югалтулардан исән калган шигъриятенең бераз өлешен генә үзе белән иреккә алып чыга ала. Бу елларда язган шигырьләрендә ("Алга барышлый", "Иртәләр җитте исә", "Гөлләр инде яфрак яралар", "Үзеңә бүләк итәсе иде", "Чәчәк сибелә җилдә", "Агыла да болыт агыла", "Сиңа", "Ромашкалар", "Тамчылар ни диләр", "Тургай нигә дәшми", "Әйткән идең", "Кая шулай ашыгасың, йөрәк", "Сүз кушасы килә талларга" һ. б.) аның иҗаты тирән лирик моң һәм киң фәлсәфи аһәң белән байый.

X. Туфан шигърияте үсешенең икенче югары ноктасы — илленче еллар. Чөнки 1953 елдан соң аның күңелендә ил күләмендә үзгәрешләр булырына, азат ителеренә ышаныч туа. Хрущев «җепшеклеге» чорында әдәбиятка кайткан Х.Туфан сатира өлкәсендә активлык күрсәтә («Кер чайкыйлар кызлар», «Громоотводлы кеше», «Азмыни ишләр?!», «Сакбай абзый», «Мәрхүм», «Үлмәүнең зарары, өйләнмәүнең файдасы турында Хөлли Мәймүнович фикерләре», «Калорияләр һәм колоритлар» һ.б.). Ләкин торгынлык елларында ул үткен сатиралар язудан туктый.

Х.Туфанның үзе исән чакта матбугатка чыкмыйча, төрле кулъязмаларда, шәхси архивларда яткан шигырьләре «Гүзәл гамь» (1990) исемле җыентыкка керде.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елда Хәсән ага Туфанга "Сайланма әсәрләр"е өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелде. Чын мәгънәсендә халык шагыйре булган олы җанлы бу шәхес әдәбиятыбызның үлемсез бер өлеше булып яши.

Викиөзек эчендә Хәсән Туфан темасы буенча бит бар

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсән Туфан
1930 еллар
1930 еллар  
С. Кудаш (с), Г. Голәм, Х. Туфан, С. Агиш. 1965.
С. Кудаш (с), Г. Голәм, Х. Туфан, С. Агиш. 1965.  
Ф. Хөсни һәм Хәсән Туфан. 1970-еллар
Ф. Хөсни һәм Хәсән Туфан. 1970-еллар  
1977 ел
1977 ел  
Иске Кармәттәге (Аксубай районы) музее

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]