Гафур Голәм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гафур Голәм latin yazuında])
Гафур Голәм
үзб. Gʻafur Gʻulom

Тугач бирелгән исеме: Гафур Голәм улы Голәмов
Туу датасы: 10 май 1903(1903-05-10)
Туу урыны: Сырдәрья өлкәсе (Россия империясе), Ташкәнт
Үлем датасы: 10 июль 1966(1966-07-10) (63 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь,
Иҗат итү еллары: 1923-1966
Юнәлеш: шигърият, проза, публицистика
Жанр: шигырь, поэма, повесть
Иҗат итү теле: үзбәк теле
Дебют: 1923 ел
Премияләр: Ленин премиясе – 1970 Сталин премиясе – 1946
Бүләкләр: Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Гафур Голәм, Гафур Голәм улы Голәмов (үзб. Ғафур Ғулом, Gʻafur Gʻulom, Gafur Gulamoviç Gulamov, 1903 елның 27 апреле (10 мае), РИ, Төркистан генерал-губернаторлыгы, Сырдәрья өлкәсе, Ташкәнт1966 елның 10 июле, ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт) — шагыйрь, үзбәк совет әдәбияты классигы, Үзбәк ССР ФА академигы (1943), 2нче дәрәҗә Сталин (1946) һәм Ленин (1970, вафатыннан соң) премияләре лауреаты, Үзбәк ССР халык шагыйре (1963).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстан почта маркасында Гафур Голәм. 2003 ел

1903 елның 27 апрелендә (10 маенда) Ташкәнтта биш балалы диһкән гаиләсендә туган. Әтисе Голәм Мирза Гариф (?—1912), әнисе Ташбиби (18821918). Гафур күптөрле һөнәрләр алыштыра. 1916 елда Ташкәнтның Укчы мәхәлләсендәге Самсонов рус-тузем укуханәсенә укырга керә. Ватандашлар сугышы елларында балалар йортына эләгә. Басмаханәдә хәреф җыючы булып эшли. Мөгаллимнәр курсын, соңрак Ташкәнттә педагогика институтын тәмамлый. 19191927 елларда укытучы, мәктәп-интернат мөдире, мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри берлеге рәисе булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле телләрдә басылган күпләгән китаплар (поэмалар, повестьлар, шигырь җыентыклары, юмористик хикәяләр) авторы. Сукбай балаларга багышланган «Феликс балалары» исемле беренче (автобиографик) шигыре 1923 елда «Маориф ва укитувчи» журналында дөнья күрә.

Үзбәкчәгә Шекспир, Руставели, Низами, Данте, Бомарше, А. С. Грибоедов, М. Ю. Лермонтов, В. В. Маяковский, Назыйм Хикмәт, Маргарита Алигер, Борис Лавренев һ. б. әсәрләрен тәрҗемә итә.

Нәваи, Мүкими һ. б. үзбәк әдипләренең иҗатын өйрәнеп, фәнни хезмәтләр яза.

Тукай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елда Казанда Тукайның 80 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясый (тиздән вафат та була)[1]. Аның фикеренчә, үзбәк һәм, гомумән, Урта Азия халыклары рухи тормышында татар мәктәп-мәдрәсәләре («Хөсәения», «Галия», «Мөхәммәдия» һ. б.), татар китаплары, вакытлы матбугаты, театры, зыялылары зур роль уйный[2].

Сезнең (татарларның) шагыйрьләрен без үзебезнең олуг язучыларыбыз дип саныйбыз. Болар арасында беренче урында бөек һәм ирек сөюче Габдулла әфәнде Тукаев тора. Татар әдәбияты алдынгы рус мәдәниятен Урта Азиягә, Казакъстанга җиткерүче күпер вазифасын үти.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Кудаш (с), Гафур Голәм, Х. Туфан, С. Агиш. 1965.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче (1919) никахыннан кызы Халидә.
  • Икенче никахы (1931) Мөхәррәм. Уллары: Олугбәк (19331990), Үзбәк ССР Атом-төш физикасы институты директоры; Кадыйр (1945), Үзбәкстанның саклану министры (2000—2005); Хандамир (1947), тарихчы. Кызлары: Алмас (1938), журналист; Ташхан (1950), биолог.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. К.: ТКН, 2018, 245-247нче бит. ISBN 978-5-298-03602-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мастура Исхакова. Гафур Гулям. Озорник из Ташкента(рус.)
  2. Слово о Тукае: Писатели и ученые о татарском народном поэте. К.: ТКН, 1986, 23нче бит