Эчтәлеккә күчү

Сәйфи Кудаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәйфи Кудаш latin yazuında])
Сәйфи Кудаш
Туган телдә исем Сәйфетдин Фәттахетдин улы Кудашев
Туган 21 сентябрь 1894(1894-09-21)
Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы
Үлгән 26 июнь 1993(1993-06-26) (98 яшь)
Башкортстан, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Россия
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе
Һөнәре шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1985)

 Сәйфи Кудаш Викиҗыентыкта

Сәйфи Кудаш — күренекле татар шагыйре.[1] Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге җөмһүрият Дәүләт премиясе премиясе лауреаты (1985).

Сәйфетдин Фәттах улы Кудашев 1894 елның 21 сентябрендә Башкортстанның Келәш авылында, хәзер Чишмә районы, крестьян гаиләсендә туа. Казакъстанда укытучылык итә (1913-15). Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый (1915-18). 1913 елда Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури йогынтысында яза башлый. 1916 елда юмористик шигырьләре Ырынбурда чыккан «Кармак» журналында даими басылып тора. 1917 елда иҗатында милли азатлык мотивлары өстенлек итә. Соңыннан социалистик революция идеалларына таба борыла, авылдагы икътисади үзгәрешләр, яңа мәдәни тормыш турында яза башлый. 1924 елдан башлап, әсәрләре башкорт телендә басыла башлый.

1929 елда Татарстан һәм Башкортстан әдәбиятларында "Җидегәнчелек"кә каршы көрәш сылтавы белән репрессияләр башлана. "Җидегәнчеләрнең" берсе буларак Сәйфи Кудашны милләтчелектә, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр, РАПП сафларыннан чыгаралар.[1]

Ул вакытлыча Уфадан китеп бара, Кыйгы районына татарча газет оештырырга алына. Басмада аның күпсанлы мәкаләләре басыла. Шунда яшәп, күмәкләштерү турында бәян иткән, булачак «Кушкаен» романына (1936) материал әзерли.

Соңыннан, күпчелек «җидегәнчеләр» кичерелә, шул исәптән Сәйфи Кудаш та. 1935 елда ул СССР язучылар берлегенә алына. 1942-48 елларда Башкортстан язучылар берлеге рәисе.

Гомеренең соңгы елларын да Сәйфи Кудаш тыныч үткармия. Башкорт әдәби даирәләре тарафыннан аның өстенә татар һәм башкорт язучыларын кырган 1937 ел сәяси репрессияләре өчен җаваплылыкны аудару шаукымы күзәтелгән.[2]

Дәрәҗәле исемнәр һәм премияләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сәйфи Кудаш (с), Г. Голәм, Х. Туфан, С. Агиш. 1965.
  • Айдар Хәлим истәлекләре(үле сылтама)
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 — 703 с., илл