Кыйгы районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыйгы районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кыйгы районы
Flag of Kiginsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Kigi rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Югары Кыйгы
Халык саны 19 137 (2010) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 1,688 дүрткел киламитер
Координатлар 55.4053°N 58.6042°E Edit this on Wikidata


Кыйгы районыБашкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Салават, Дуан, Мәчетле, Балакатай районнары белән, Чиләбе өлкәсенең Сатка районы белән чиктәш. Район үзәге – Югары Кыйгы авылы, ул Өфәдән 265 км ераклыкта, Сүлия тимер юл станциясенә кадәр 44 км. Кыйгы районы 39 авылны берләштерә.

Район аша Бөре-Мәсәгуть-Сатка, Югары Кыйгы-Яңа Балакатай автоюллары уза.

Кыйгы районы 1930 елның 20 августында төзелгән. 1940 елга кадәр Югары Кыйгы районы дип атала. Ул вакытта районда 90 авыл була, 27945 кеше яши. 1933 елга кадәр Кыйгы районының үз урта мәктәбе дә булмый. Балалар 4 сыныфтан соң укуын дәвам итәр өчен күрше Лаклы, Миәшагар, Лагыр авылларына йөргән.

Географик сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыйгы районының көнбатыш өлеше аша Әй елгасы агып ята. Каратуфраклар һәм кара-көлсу урман туфраклар. Файдалы казылмалардан кызыл балчык, ком, акташ (известняк), төзелеш ташы, кайрак песчаник ташы. Торф сазлыклары бар. 43 мең га урман бар (районның 22,5%). Авыл хуҗалыгы биләмәләре 93,7 мең га тәшкил итә. Шулардан 67,7 мең га – басу җирләре, көтүлекләр – 15,2 мең га, печәнлекләр 10,4 мең га.

Халык һәм тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыйгы районында күпчелекне татарлар тәшкил итә. 1989 ел халык исәбен алганда биредә 57,5% татар яшәгән, 2002 ел саны алуы буенча да татарлар күпчелектә – 52,3%, 41% башкортлар, 5% — урыслар.

Кыйгы татарлары сөйләше урта диалект сөйләшләренә, аеруча, минзәлә, бөре, пермь татарлары, эчкен сөйләшләренә якын тора һәм, өлешчә, көнбатыш һәм көнчыгыш диалекты белән уртаклык күрсәтә. Шул ук вакытта, башкорт сөйләшләренең дә йогынтысы зур. Кыйгы татарлары сөйләшенең төп үзенчәлекләрнең берсе – әдәби телдә бит, ич кушымчасы урынына кый кушымчасын кушый сөйләшү. Салават һәм Кыйгы районнарында яшәүче кый-халкы үзен татар итеп саный[2].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[3]1959[4]1970[5]1979[6]1989[7]2002[8]2010[9]1 гый 2018[10]
27 89622 74123 42520 53918 89719 82519 13717 023

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның күпчелеген татарлар тәшкил итүгә карамастан, Кыйгы районында урыс һәм башкорт телләрендә генә газеталар чыга. Заманында район гәзитен оештырырга Өфәдән язучы Сәйфи Кудаш килеп төшә. 1930 елның 2 декабрендә аның катнашлыгында чыккан «Колхоз көче» гәзите – беренче район басмаларының берсе.

Сәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елдан Кыйгы театры эшләп килә. Башта ул колхоз-совхоз статусын йөртә. 1959 елдан – Кыйгы халык театры. 1997 елдан Гыймалетдин Минһаҗев исемен йөртә. Аның сәхнәсендә беренче адымнарын булачак җырчы Фәридә Кудашева, артист Хәй Фәхриев ясыйлар.

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыйгы районы кечкенәлегенә һәм үзәкләрдән ерак урнашуына карамастан, бик күп зур шәхесләрен биргән:

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы вакытларда районда эш бирүче опредприятие һәм оешмаларның эреләндерүе күзәтелә. Районда участоклар яки аерым белгечләр генә калдырыла. Әйтик, «Башавтотранс»ның Кыйгы филиалы, «Газсервис», Роспотребнадзор, район элемтә бүлеге, Кыйгы районы «Башкортстанстат» оешмалары Дуан районында күчерелгәннәр. Салават районына Югары Кыйгы «Почта России» бүлеге, «Башнефтепродукт» Кыйгы филиалы, Кыйгы урманчылыгы. Балакатай районына «Батыр» кулланучылар җәмгыяте, «Хлебопек» кулланучылар җәмгыяте «күчте».

2010 елда ГУП «Башкортавтодор» Кыйгы филиалын ябып, 20 квалификацияле эшчене оптимальләштергән.

Районда шулай итеп җитештерү тармагында бары тик кече предприятиеләр генә калган.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Кыйгы районында 20: 14 урта, 6 төп мәктәп эшләде. 2546 бала мәктәпкә йөргән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20 август – район барлыкка килүгә 80 ел (рус.)