Ярмәкәй районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ярмәкәй районы latin yazuında])
Ярмәкәй районы
баш. Йәрмәкәй районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 31 гыйнвар 1935 һәм 13 декабрь 1968
Сурәт
Дәүләт  Россия
 СССР
Башкала Ярмәкәй
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан һәм БАССР
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 17 162 (2010)[1]
Нәрсә белән чиктәш Бишбүләк районы
Гамәлдән чыгу датасы 1 февраль 1963
Мәйдан 1437 км²
Почта индексы 4521ХХ
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт ermekeevo.bashkortostan.ru
Җирле телефон коды 34741
Карта
 Ярмәкәй районы Викиҗыентыкта

һәм Ярмәкәй районы (рус. Ермекеевский район) — Россия Федерациясенең Башкортстан Республикасына керүче административ-территориаль берәмлек (район) һәм үзенең чикләрендә Ярмәкәй районы муниципаль районы (баш. Йәрмәкәй районы муниципаль районы) атамасы белән куллана торган муниципаль берәмлек (муниципаль район).

Административ үзәге — Ярмәкәй авылы, 2011 ел мәгълүматларына күрә биредә 4 226 кеше яши.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 31 гыйнварында Бәләбәй районының бер өлешендә төзелә. Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярмәкәй муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында, өч төбәк (Татарстан, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе) тоташкан җирдә урнашкан. Район Ыкның уң ярында ята, район аша аның кушылдыгы — Рә елгасы ага.

Мәйданы 1437 км² тәшкил итә. Туймазы, Бәләбәй, Бишбүләк районнары белән, Татарстанның Баулы һәм Ырынбур өлкәсенең Северный районнары белән чиктәш.

Район үзәге Уфадан 235 км ераклыкта урнашкан.

Район уңдырышлы җирләргә ия, каратуфрак җирнең 73,4 %-тын биләп тора. Урманнар 15 % җирне били.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

51 авыл бар, иң эреләре: Ярмәкәй, Спартак (1,05 мең), Тарказы (0,84 мең), 8 март ис. (0,8 мең), Иске Турай (0,74 мең), Суыккүл (0,79 мең).

Районның төп халыклары — татарлар, чуашлар, руслар. Шулай ук мукшы һәм удмурт авыллары бар.

Ел татарлар чуашлар башкортлар руслар[2]
1939[3] 30,3 % 13,8 % 21,3 % 24 %
1970 37,6 % 24,4 %
1989 54,4 % 16 % 11,3 %
2002 20,3 % 14,5 % 46,3 % 10,6 %
2010[4] 36,4 % 14,6 % 28,6 % 11,8 %

Мукшылар (3,7 %), удмуртлар (2,9 %).

Халык саны
1939[5][6]1959[7][6]1970[8][6]1979[9][6]1989[10][6]2002[11][6]2010[1]1 гый 2018[12]1 гый 2019[13]
43 65529 91227 02422 52718 15518 20517 16215 82815 789

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 54,8 %, рус теле — 15,3 %, чуаш теле — 13,4 %, башкорт теле — 9,3 %, ар теле — 2,8 %.[14]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бикәт авыл шурасы
  • Иске Сүлле авыл шурасы
  • Иске Турай авыл шурасы
  • Кызылъяр авыл шурасы
  • Рәтамак авыл шурасы
  • Сигезенче Март авыл шурасы
  • Спартак авыл шурасы
  • Суыккүл авыл шурасы
  • Тарказы авыл шурасы
  • Түбән Олыелга авыл шурасы
  • Урта Карамалы авыл шурасы
  • Усман-Ташлы авыл шурасы
  • Ярмәкәй авыл шурасы
  • Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Сугыш геройлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Сәяси золым корбаннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Районда 25 эре хуҗалык, 51 фермер хуҗалыгы исәпләнә.

    Авыл хуҗалыгы өчен уңышсыз килгән 2010 елда район 1178,3 млн (2009 елда 1407,2 млн) сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән. Эре хуҗалыкларга 27,8 % бәя туры килә (2009 елда — 37,2 %), шәхси хуҗалыкларда 65,5 % (57,2 %) җитештерелгән, фермерлар 6,7 % (5,6 %) җитештергәннәр.

    Районның авыл хуҗалыгына зәгыйфь матди-техник нигез, түбән уңышдырышлык, терлекчелектә түбән җитештерүчәнлек хас.

    Мәгариф өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    2010 елның 1 июненә Ярмәкәй районында 24 мәктәп эшләде. Ул уку елын мәктәпләрдә 1 892 бала тәмамлаган. Аларның 971 — татар балалары.

    Татар телендә 8 мәктәптә һәм 2 филиалда 271 бала белем ала. Бу татар балаларының 27,9 %-тын тәшкил итә. 14 мәктәптә татар телен туган теле буларак тагын 568 бала өйрәнә (54,5 %).

    6 мәктәптә чуаш телен 288 бала өйрәнә (91,1 %). 1 мәктәптә (Күпчәнәйдә) ар теле өйрәнелә (59 бала — 77,6 %). 1 мәктәптә (Яңа Сүлле) 20 бала эрзә телен өйрәнә (32,8 %).

    Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1935 елдан бирле татар һәм рус телләрендә «Ярмәкәй яңалыклары» / «Ермекеевские новости» дип аталган район гәҗите чыгарыла. Айга 1 тапкыр башкорт телендәге «Етегән» дигән гәҗит-кушымтасы чыгарыла.[15]

    Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
    2. Рус Википедиясе
    3. demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2096
    4. Итоги Всероссийской переписи населения по Республике Башкортостан (pdf). Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. әлеге чыганактан 2013-03-09 архивланды. 2013-03-05 тикшерелгән.
    5. СССР җанисәбе (1939)
    6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
    7. СССР җанисәбе (1959)
    8. СССР җанисәбе (1970)
    9. ССҖБ җанисәбе (1979)
    10. СССР җанисәбе (1989)
    11. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
    12. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
    13. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
    14. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-03-27, retrieved 2015-07-20 
    15. Ермекеево.Ру (Радмир Рамазанов сайты)