Кырмыскалы районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырмыскалы районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кырмыскалы районы
Кырмыскалы районы
Кармаскалинский район
Герб
Coat of Arms of Karmaskaly rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Karmaskaly rayon (Bashkortostan).png
Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Кырмыскалы

Нигезләү датасы

1930 ел

Башлык

Чыңгызов Фәнзил

Халык саны (2010)

52 193

Халык тыгызлыгы

30 кеше/км² кеше/км²

Мәйдан

1730 км²

Кырмыскалы районы харитада

Сәгать поясы

+6

admkarm.ru

Кырмыскалы районы (рус. Кармаскалинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеКырмыскалы авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
78 торак урыны 13 авыл советына бүленгән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырмыскалы муниципаль районы республиканың үзәк өлешендә, Агыйделнең сул ярында. Агыйдел суы аша Иглин, Гафури һәм Архангель районнары белән чиктәш. Көньяктан Авыргазы районы белән, көньяк-көнбатыштан – Дәүләкән, көнбатышта – Өфә һәм Чишмә районнарына орына. Мәйданы 1730 км² тәшкил итә.
175088 га тулаем мәйданның авыл хуҗалыгы җирләре 124,3 меңен алып торалар, шул исәптән иген җирләре – 78 мең га. Район биләмәсенең 17,5 проценты (30,7 мең га) урманнар. Урманнарда имән, усак, юкә агачлары үсә.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның уртача яше – 33,2. Иң эре торак урыннары: Кырмыскалы (2009 елда 9,1 мең кеше яши), Прибельский эшчеләр бистәсе (4,9 мең), Олыкүл (4,71 мең), Кабак (3,07 мең), Константиновка (1,67 мең), Сахай (1,57 мең), Бозаяз (1,54 мең), Яңа Кыешкы (1,28 мең). Милли состав[2][3]

Год башкортлар
кеше
башкортлар
%
татарлар
кеше
татарлар
%
урыслар
кеше
урыслар
%
Барлыгы
%кеше
1970 12 289 21.3% 25 863 44.8% 57 743
1989 10 471 22,9% 21 756 47,6% 45 680
2002 23 296 42,68% 15 811 28,97% 8 767 16.06% 54 585
2010 20 236 39,6 % 16 318 31,9 % 8 418 16,5 % 51 504

Таблицада күрсәтелмәгәннәрдән 2002 елда районда чуашлар (5 238), мукшылар (586) һәм украиннар (295) яши.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[4]1959[5]1970[6]1979[7]1989[8]2002[9]2010[10]2017[11]
47 64455 34557 34450 01946 37654 58551 50450 319

Районның танылган кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район икътисадында төп урынны сәнәгать били. 2009 елда җитештерелгән продукциянең 58% аңа туры килгән. 2009 елда 1,3 млрд сумлык продукция сатылган. 2010 елда – 1,8 тапкыр күбрәк: 2 млрд сумлык. Районда 5 сәнәгать предпприятиесе эшли. Җир асты байлыкларын чыгару тармагында ҖЧҖ «Башстройресурс» (Кабак); эшкәртүче сәнәгать тармагында ҖЧҖ “Карлыман шикәре” (Прибельский бистәсе), ҖЧҖ “Башкорт кирпече” (Кабак) предприятиеләре эшлиләр. Соңгы икесе сәнәгать продукциясенең яртысын җитештерә. Алар район буенча гына түгел, республика күләмендә зур әһәмияткә ия. “Карлыман-шикәр” – республикада бердәнбер сөттән озак сакланучы консервалар ясаучы. “Башкорт кирпече” республикаданың 30% силикат кирпечен җитешетерә.

Карлыман-шикәрдә 906 кеше эшли, 2009 елны 16 млн сумлык табыш белән тамалаган.
Җитештерү көчләре Кабакта урнашкан «Башкорт кирпече»ндә 225 кеше эшли.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 18 эре хуҗалык һәм 88 фермерлык хуҗалыгы эшли. Шәхси хуҗалыклар 17 меңләп исәпләнә.
Районда 50,4 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 14,8 меңе (29,4%) – хуҗалыкларда, 33,7 меңе (66,8%) — шәхси хуҗалыкларда, 1,9 мең баш – фермер хуҗалыкларында.
Районның машина-трактор паркын 608 трактор (эре хуҗалыкларда – 513), 35 иген комбайны, тагын 24 – чөгендер җыю, 10 – терлек азыгы җыю комбайны.; барлыгы 176 йөк машинасы. Техниканың тулаем тузганлыгы – 70%. 2009 елда 62,9 млн сумлык 48 яңа техника берәмлеге алынган.
Иң мөһим авыл хуҗалыгы культурасы – шикәр чөгендере. 2009 елда 190 мең тонна уңыш алынган, уртача уңдырышлыгы – 309 ц./га. Атҗитәрдә ҖЧҖ “Аккош” кошчылык фабрикасы эшли башлаган (8 мең баш каз). ҖЧҖ “Кырмыскалы кошы” 2010 елда 12 мең бройлер чебеш һәм 40 мең каз бәбкәсе саткан.
2009 елда авыл хуҗалыгында 747,7 млн сумлык продукция, товар һәм хезмәтләр җитештерелгән. Дәүләттән 45,2 млн сумлык субсидия алынган.[12]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район географик яктан уңышлы урынлашкан. Аның аша Федерация һәм Республика әһәмиятендәге транспорт артерияләре уза: Куйбышев тимер юлының ӨфәКүмертауЫрынбур сызыгы, Урал арты белән тоташтыручы Карлыман – Белорецк сызыгы; ӨфәЫрынбур, Булгаково – Белорецк автомобиль юллары. Елгачылык да яхшы гына үсә. Кабак белән Кыешкыда пристаньнар эшли.
Районда 6 тимер юл станциясе урнашкан.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

17 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү оешмасы. 35 мәктәп мәктәп, укучылар саны.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урысча һәм татарча район газетасы чыгарыла, 2006 елдан «Кармаскалинская новь» һәм «Үзән» исемнәре белән. 2007 елдан «Даира» исеме белән башкортча аерым газета чыга башлаган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми сайт (рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Район турында (рус.)
  2. Давлетшина З.М. Татарское население Башкортостана: этнодемографическое исследование. Өфә: Гилем, 2001. ISBN 5-7501-0235-1
  3. Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Өфә:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
  4. ССҖБ җанисәбе (1939)
  5. ССҖБ җанисәбе (1959)
  6. ССҖБ җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. ССҖБ җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  11. http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar 31 июль 2017 көнне тикшерелгән.
  12. Комплексная программа социально-экономического развития муниципального района Кармаскалинский район на 2011-2015 годы.