Кабак (Кырмыскалы районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кабак (Кырмыскалы районы) latin yazuında])
Кабак
Халык саны 3141 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1760 Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+05:00
География
Ил Россия
Координатлар 54°32'0"N, 56°9'0"E, 54°32'13"N, 56°9'6"E
Почта индексы 453028 Edit this on Wikidata

КабакКырмыскалы районындагы типтәр-татар авылы, Кабак авыл советы үзәге. Район үзәгеннән төньяк-көнбатышка 18 км һәм Кабак тимер юл станциясеннән көнчыгышка таба 5 км еракта Агыйдел елгасы буенда урнашкан.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2002[1]2010[2]
30723141

Халкы: 1906 елда — 991 кеше; 1920 – 1266; 1939 – 1653; 1959 – 928; 1989 – 2451; 2002 – 3072; 2010 – 3142 кеше. Рәсми рәвештә күпчелек халкын башкортлар тәшкил итә (56%), татарлар 30% кына (2002). “Башстройресурс” ҖЧҖ урнашкан. 2 урта мәктәп, балалар бакчасы, амбулатория, мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга Нугай даругасы Йомран-Табын волость башкортларының асаба җирләрендә 1760 елда куртым килешүе (1761 елда рәсмиләштерелгән) буенча типтәрләр нигез сала. 1804 елда биредә шундый ук шартларда типтәрләрнең яңа төркеме күчеп утыра. 1865 елда 85 йортта 544 кеше яшәгән. Игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр. Мәчет, училище булган. 1906 елда мәчет, 3 бакалея кибете, икмәк склады (мөгәҗәй) теркәлгән. 1950нче елларда Кабакка 17 гасыр ахырларында нигез салынган Илчекәй авылы кушыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]