Атҗитәр (Кырмыскалы районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Атҗитәр (Кырмыскалы районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Атҗитәр
Нигезләнү датасы 1735
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Адзитаровский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Адзитаровский сельсовет[d]
Халык саны 499 кеше кеше (2010)[2]
Почта индексы 453004

Атҗитәр (Иске Атҗитәр) — Башкортстанның Кырмыскалы районындагы татар авылы. Уфадан 60 чакрым еракта урнашкан.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атҗитәр авылына 1739 елда типтәрләр килеп утыра, алар җирне Уршак-мин вулысы башкортларыннан мәңгегә алалар; аннан соң 1758 елда ук авылга башкортлар тарафыннан яңадан мишәрләр кертелә.[3]

Атиҗитәрдә Башкорт-мишәр гаскәре 1нче мишәр кантонының штабы урнашкан була. Тукай, Мөксин, Бозаяз, Корманай, Балыклыкүл, Солтанморат, Талбазы, Кәлчер-Буран, Кәбәч, Зәет, Нугазак авылларыннан Француз сугышына барырга җыенган яугирләр шунда тупланган.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[2]
499

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбур Диния нәзаратының беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов 1796 елда Сенаттан җир сатып алы хокукын ала һәм Атҗитәр типтәрләре җирләрен башкортлардан икенче тапкыр сатып ала. «Бу минем җир, куртым килешүегезнең вакыты узды» дип Атҗитәр халкын куа башлый. Аның кешеләре татарларны чәчкән игеннәргә кертмичә, икмәкләрне урап һәм Атҗитәрнең көтүдән калган терлекләрен җыеп мөфтинең утарына кайтаралар. Мөфти хәзрәтләре дәгъвалаган җирләрне эшкәртергә кол чуашларны хуторларга китереп утырта. Озак вакытка сузылган мәхкәмәләшү башлана. Мөфти гомеренең ахырынача шунда яши, кабере авыл зиратында саклана[4]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атҗитәрдә ҖЧҖ “Аккош” кошчылык фабрикасы эшли башлаган (8 мең баш каз).

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атҗитәр урта мәктәбендә 76 бала укый (2010-11 уку елы саннары).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]