Хәйбулла районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәйбулла районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хәйбулла районы
Flag of Khaybullinsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Haybullinskiy rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Акъяр
Халык саны 23 856 (1939, Җанисәп, постоянное население), 28 814 (1959, Җанисәп, постоянное население), 33 368 (1970, Җанисәп, постоянное население), 30 581 (1979, Җанисәп, постоянное население), 30 127 (1989, Җанисәп, постоянное население), 33 072 (2002, Җанисәп, постоянное население), 33 398 (2010, Җанисәп, постоянное население), 30 791 (1 гыйнвар 2018, оценка численности населения, постоянное население), 30 306 (1 гыйнвар 2019, оценка численности населения, постоянное население) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 3,912 дүрткел киламитер
Координатлар 51.8636°N 58.2106°E, 52°N 58.25°E Edit this on Wikidata


Хәйбулла районы (рус. Хайбуллинский район) – Башкортстандагы муниципаль район. Хәйбулла районы – Башкортстанның иң көньяк төбәге. Төбәк таулы урманнарга, далаларга бай.

Хәйбулла районы 1930 елда оештырылган, 1933 елда хәзерге исеме бирелгән. Мәйданы — 3912 км². Район административ үзәге — Хәйбулла авылы исемен йөртә, хәзер аның исеме Акъяр. Акъяр Ырынбур өлкәсендәге Орски шәһәреннән 90 км арада урнашкан. Уфадан көньяк-көнчыгышка таба 600 км юл. Якындагы Ырынбур өлкәсе Сара тимер юл станциясенә — 54 километр

Икътисади-социаль белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район башлыча авыл хужалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Район территориясендә бакыр-кәлчәдән, кварц, төзелеш ташы, акшар, кирпеч әзерләү чималы, ком, комташ яткылыклары күп. "Шайтан-тау" заказнигы табигать истәлеге итеп игълан ителгән.

Районның территориясе — 3912 мең квадрат километр, зурлык ягыннан республикада сигезенче урында тора. Авыл хуҗалыгы җирләре 303088 һектар тәшкил итә, шул исәптән иген җирләр – 126 330 һектар, печәнлекләр — 47501 һектар, көтүлекләр — 128959 һектар. Урманнарның майданы — 46122 һектар, уңдырышсыз исәпләнгән җирләр — 734 һектар. Авыл Советлары —15, бистә советы — 1, авыл хужалыгы предприятиеләре — 21, сәнәгать предприятиеләре— 1, кече предприятиеләр— 16, халык саны — 33,8 мең кеше.

Район территориясе буйлап Сибай-Акъяр-Сара, Акъяр-Самар-Юлдыбай автомобиль юллары үтә, Район үзәге белән республика башкаласы Уфа әсфәлт юл белән тоташтырылган. Ел саен 30 километрга кадәр әсфәлт юллар файдалануга тапшырыла. Тик соңгы 10 елда егермедән күберәк күпер салынган, районның барлык авылларын тоташтырып, 312 километр әсфәлт һәм 450 километр шоссе юл төзелгән. Кыска вакыт эчендә 800 километрдан артык газ челтәре сафка керде, 10 меңгә якын йортка газ бирелде. Районда республикада иң эреләрдән саналган Таналык, Макан һәм Акъяр сусаклагычлары барлыкка килде, 9 урта һәм кече су чыганаклары хасил булды.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район халкының милли составы

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
башкортлар 17 590 / 52,5% 19 888 / 66% 25 840 / 78,1%
урыслар 5 949 / 18%
татарлар 1 692 / 5,1% 1 332 / 4,4% 473 / 1,43%
украиннар 357 / 1,1%

Районда күпчелекне башкортлар алып тора. Урыслар күбесенчә Столыпин реформасы чорында һәм 1954 елдан соң чирәм җир күтәрергә килүчеләр. Урыслар белән бер заманда украиннар килеп төпләнә. Бер чуаш авылы бар. Вәҗәм исемле кечкенә татар авылы бар. Районда бердәнбер Советлар берлеге каһарманы Каюм Әхмәтшин дә шушы авылныкы. Ике авылны (Мәмбәт белән Сәгыйть) казахлар нигезли.[1]

Хәйбулла районында саф татар авыллары булмаса да, Макан, Акъяр, Уфимка авылларында, Бүребай, Подольск поселокларында татарлар күп яши.

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2010[9]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
23 85628 81433 36830 58130 12733 07233 39830 79130 306

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Хәйбулла районы