Дәүләкән районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәүләкән районы latin yazuında])
Дәүләкән районы
баш. Дәүләкән районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Дәүләкән
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 42 465 (2010)[1]
Нәрсә белән чиктәш Авыргазы районы, Әлшәй районы, Бәләбәй райуны, Бүздәк районы, Благовар районы, Чишмә районы һәм Кырмыскалы районы
Мәйдан 1907,31 км²[2]
Почта индексы 4534ХХ
Харита сурәте
Позиционная карта
Рәсми веб-сайт davlekanovo.bashkortostan.ru
Җирле телефон коды 34768
Карта
 Дәүләкән районы Викиҗыентыкта

һәм

Дәүләкән районы Башкортстанның Урал таулары алдындагы дала өлешендә урнашкан. Район үзәге Дәүләкән Уфа шәһәреннән 90 км еракта урнашкан.

Дәүләкән районы 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

Географик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район ландшафтын көньяктан төньяктарафына агып ятучы Дим елгасы формалаштыра. Бер читтән генә Чәрмәсән уза.

Районда аерым торучы таулар күп: Балкантау (Дәүләкәннән 12 км читтә), Ярыштау, Ташморын, Көрәштау.

Район териториясендә Башкортстанда иң зур Ачылы күл урнашкан. Аның тулы мәйданы 2 260 га тәшкил итә. Озынлыгы – 7-8 км, киңлеге 5 км. Уртача тирәнлеге – 5-6 м.

Табигый казылмалар – нефть (Казангул, Алга, Шестаево, Соколка авыл советларында), ком-таш катнашмасы, кызыл балчык (Морадым ятмасы).

Табигый Ачылы күлгә өстәп районда 34 ясама күл бар. Хуҗалык максатларында һәм сугару өчен файдаланыла.

Район урманнарга бик ярлы. Агачлыклар районның 6% тәшкил итә (11309 га).

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Район яки өлкә
Төньяк-көнчыгыш Чишмә районы, Болгавар
Төньяк-көнбатыш Бүздәк
Көнбатыш Бәләбәй
Көньяк-көнбатыш Әлшәй
Көньяк-көнчыгыш Авыргазы

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дим елгасының ике ягында буенда яткан кара туфраклы җирләр Россия империясенең көнчыгыш һәм үзәк өлешләрдә яшәүчеләрне үзенә җәлеп иткән. Бер 1897 елда гына бу якта 20 яңа авыл барлыкка килгән. Самар-Уфа тимер юлы төзелү сәбәпле Дәүләкән авылы тимер юл станциясе булып китә һәм әйләнә-тирә авыллар өчен мөһим сәүдә, икътисади үзәккә әйләнә.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2010[1]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
54 15845 74047 06341 80738 70642 13842 46539 82239 450

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасырда бирегә күп санда татарлар күчеп утыра. Чуенчы, Имай-Карамалы, Бик-Карамалы, Искәндәр, Аюхан. 1870 елны район территориясендә 7 татар авылы булган, татарлар саны 5 334 тәшкил иткән. Ул заманда күбесенчә икмәк игү белән, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Искәндәрдә тимерчелек үскән, Чуенчы-Николаевкада сарык тиреләрен эшкәрткәннәр, Чуенчыда сәүдә тармагы алга киткән, 18 кибет булган. Аюханда тегүчелек белән көн иткәннәр. Яппар, Бик-Карамалы, Мерәс, Кадеркул авылларында чана, арба, тәртә, көпчәк ясап сату иткәннәр.[12]

Ачылы күл күренеше

Архив материалларында Ташлы-Шәрип, Ташлытамак, Имай-Карамалы, Искәндәр, Бик-Карамалы, Чуенчы авыллары (Дәүләкән районы) — татар авыллары һәм аларда татарлар, мишәрләр, типтәрләр яшәгәннәр, нигез салганнар, диелә. 1748 елда барлыкка килгән Имай-Карамалыда, мәсәлән, 1816 елда — 163, 1834 елда 223 җан мишәр яшәгән. (ЦГИА РБ, Ф2, Оп.2 Д 13068, Л. 60).

1748 елда барлыкка килгән Бик-Карамалыда 1795 елда 48 йортта 292 типтәр, 1810 елда — 194, 1834 елда 293 мишәр ир-аты яшәгән (ЦГИА РБ, Ф2, Оп.1 Д 4875, Л 18, Оп.1 Д 2083, ЛИ; ЮАС. Вп.2 с. 339).

1762 елда барлыкка килгән Чуенчы авылында 69 йортта 592 мишәр яшәгәнлеге күрсәтелгән (ЮАС, Вп.2, с. 337).

Ташлы-Шәрип авылында 1810 елда — 93, 1834 елда 127 ан типтәр ир-ат яшәгәнлеге әйтелә (Малоизученные источники по истории Башкирии. с. 107, ЦГИА РБ, Ф1, Оп.1, Д 8083, Л. 9).

Искәндәр авылында да мишәрләр яшәгәнлеге күрсәтелгән. Шулай булуга карамастан, Дәүләкәнне туган якны өйрәнү музее хезмәтәкрлре, тарихи фактларны бозып, бу авылларга башкортлар нигез салган, дип яза.

1798-1865 елларда Башкортстанда кантун системасы хөкем сөрә. Кантун системасы бетерелгәч, башкортларга — 30ар, мишәрләргә 15әр дисәтин ир бирергә дигән указ чыга. Шуңа бәйле Имай-Карамалы һәм Бик-Карамалы мишәрләре җирне күбрәк алу максатында үзләрен башкорт дип яздырырга була. Авыл җыенында Мөхәммәтҗан Богданов һәм Нигъмәтҗан Мөхәммәткәримовка бу эшне судта карауны оештырырга йөкләтелә. Әлеге мәсәлә Уфадә карала. Нәтиҗәдә, суд Имай-Карамалы, Ташлытамак һәм Бик-Карамалы авылында яшәүчеләрне башкортлар дип танырга, дигән карар чыгара. (ЦГИА РБ Ф. И. 10, оп. 1 Д. 1283, лист 52). Шулай итеп, 1870 һәм 1920 елгы халык исәбен алуда бу авылда яшәчеләр башкортлар дип күрсәтеләләр.[13]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009-10 уку елында районда 34 гомуми белем бирүче мәктәп һәм 20 филиал эшләгән. Ш.и. 1 гимназия (609 укучы), 1 лицей (666), 1 башкорт гимназиясе (429), 1 интернат төрендәге мәктәп (229). Барлык укучылар саны – 5 184.

Шулар арасында 1697 башкорт баласы, 1038 татар баласы, 227 чуаш баласы укыганнар.

Район мәктәпләрендә укыту 4 телдә алып барыла. 2009-10 уку елында 12 мәктәптә укыту башкорт телендә барган. Укучылар саны – 947 (54,48%), 20 мәктәптә башкорт телен туган тел урынына укыйлар 1010 бала, шуларның 219 – башкорт булмаганнар.

5 мәктәптә 79 бала татар телендә уку бәхетенә ирешкән. 9 мәктәптә 319 бала татар телен укый фән буларак. Барлыгы татар телен укый ала 384 укучы, ә аларның 359-ы – татарлар.

Бу яктан чуаш балалары бәхетлерәк күренәләр. Аларның ике мәктәпләрендә укыту чуаш телендә алып барыла. Укучылар саны – 125 (55,1%), тагын 51 бала чуаш телен фән буларак өйрәнә.

15 мәктәптә 1614 бала рус телен ана теле урынына укый. Районда 122 ана теле укытучысы бар, тик шуларның 99-ы башкорт телен укыта. Татар телен һәм әдәбиятын 15 укытучы, чуаш телен – 8 укытучы укыта.[14]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куйбышев тимер юлы районны ике тигез өлешкә бүлеп китә. Чишмә – Раевка – Миякә, Толбазы – Дәүләкән – Бүздәк автоюллары.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8006001
  3. СССР җанисәбе (1939)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  5. СССР җанисәбе (1959)
  6. СССР җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. СССР җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  12. http://davlekan.narod.ru/basics/HOMEPAGE.HTM
  13. Ф. Хәмәтдинов. Тарих дөреслекне ярата.(үле сылтама) // Кызыл таң, 31.8.2012
  14. 2009-2013 еллар өчен мәгариф үстерү программасы(үле сылтама)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]