Бөре районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бөре районы
рус. Бирский район
Герб
Coat of Arms of Birsk rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Birsk rayon (Bashkortostan).png
Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Бөре ш.

Нигезләү датасы

1930 ел

Башлык

Хорошилов Николай

Халык саны (2010)

61 496

Мәйдан

1 717 км²

Бөре районы харитада

Сәгать поясы

MSK+4 (UTC+7)

http://www.admbirsk.ru/(рус.)

Бөре районы (рус. Бирский район, чирм. Пӱрӧ кундем), Башкортстанның үзәк өлешендә урнашкан. Төньякта — Борай, төньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта — Мишкә һәм Благовещен, көньякта — Кушнаренко, көнбатышта Дүртөйле районнары белән чиктәш.

1930 елда 20 августында оештырыла, район составына Бөре кантоны волостьлары керә. 1963-65 елларда Бөре районы составына Мишкә районы территориясе кергән. Мәйданы — 1717 км2. Адм. үзәге — Бөре шәһәре, Уфадан төньяк-көнбатышка 98 км һәм Благовещен тимер юл станция төньяк-көнбатышка таба 50 км еракта урнашкан.

Халкы (мең кеше): 1939 елда — 70,7; 1959 — 58,3; 1989 — 18,9; 2002 — 19,9; 2010 — 19,9[1]. Милли составы (2002): урыслар — 43,9%, марилар — 34,3%, башкортлар — 13,4%, татарлар — 6,8%. Халыкның уртача тыгызлыгы — 11,0 кеше/км2. Районда 14 авыл советы, 75 авыл торак пункты, иң зурлары: Калинники (1,0 мең), Осиновка (0,9 мең) авыллары.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2002[2] 2008[3] 2009[4] 2010[5] 2012[6] 2013[7] 2014[8] 2015[9] 2016[10]
19 883 61 758 62 006 61 496 62 495 63 066 63 699 64 324 64 688

Табигый-географик сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район Агыйдел буйы убалы тигезлегенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Бөре районы Бөре биләне чикләрендә ята. Ком-кырчын катнашмасы (Кулаков, Лачынтау, Сосновый Лог һ.б.), балчык һәм кирпечле комлы балчык (Пономарёвка), нефть яткылыклары (Бөре, Спасский), җир асты сулары яткылыклары (Костарёв) ачылган. Климаты континенталь, бераз корырак. Уртача еллык температура 2,6°С, гыйнварда уртача температура —14°С, июльдә 19,1°С. Абс. макс. температура 38°С, абс. миним. —47°С. Явым-төшемнең уртача еллык микъдары 500—550 мм, җылы вакытта 350 мм. Гидрографик челтәр Агыйдел елгасы кушылдыкларынан, иске үзәннәрдән тора.

Районда Бөре минераль су чыганаклары, Уржум минераль су сыганаклары, Калинники, Тухтаров минераль су чыганаклары, Шестиковка сазлыгы урнашкан. Агыйдел елгасы уң яры соры урман тупрагы өстенлек иткән урманлы даладан (терр янең 27% ын урман каплаган) тора; сызалар һәм карст чокырлары буйлап имән, юкә, карама, чаган, чикләвеклек үсә. Сул ярда күбесенчә дала, җуылган кара тупрак таралган. Хайваннар дөньясы урман һәм дала төрләреннән тора. Шәмсетдин күле, Андреевка һәм Вознесенка авылларны тирәсендәге кедрлар, карагач һәм 1912 елда утыртылган карагай культуралары, “Сосновый бор” ял йорты тирәсендәге карагайлык — табигать истәлеге. Бөре заказнигы оештырылган.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда авыл хужалыгы җирләренең мәйданы 110,2 мең га (гомуми мәйданның 64,2% ы) тәшкил иткән, ш. ис. сөрү җирләре — 53,9, печәнлек җирләре — 20,1, көтүлекләр — 34,3. Район төньяк урман-дала зонасына керә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре (2 МУП, 12 ҖЧҖ, 73 игенче (фермер) хужалыгы) иген культуралары, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүгә, ит-сөт юнәлешле терлекчелек, дуңгызчылыкта махсуслаша. Умартачылык, балыкчылык үстерелә.

Районда Бөре сорт сынау участкасы, токымчылык эше буенча “Бөре” бүлеге предприятиесе, зона ветеринария бактериология лабораториясе, ветеринария станциясе урнашкан. “Үзәк” МТС ы эшли.

Район территориясеннән Уфа - Бөре - Яңавыл, Бөре - Тастүбә - Чаткы (Чиләбе өлкәсе), Бөре - Дүртөйле, Бөре - Кушнаренко автомобиль юллары үтә. Судночылык чорында Агыйдел елгасы буйлап транспорт бәйләнеше ачыла. Бөре районы үзәк икътисади районнар төркеменә керә.

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 18 гомум белем бирү мәктәбе, 17 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, балалар музыка мәктәбе; авыл участка хастаханәсе, авыл амбулаториясе, 27 фельдшер-акушерлык пункты, “Сосновый бор” ял йорты, “Толпар” Уфа туберкулезга каршы балалар шифаханәсе филиалы, 27 клуб учреждениесе, 24 китапханә бар. “Победа” гәз. чыга.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шәһәр исәпләнми
  2. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. 3 февраль 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  3. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  4. Оценка численности Республики Башкортостан постоянного населения на 1 января 2009-2016 годов
  5. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. 20 август 2014 көнне тикшерелгән. 20 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 31 май 2014 көнне тикшерелгән. 31 май 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 16 ноябрь 2013 көнне тикшерелгән. 16 ноябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  8. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. 2 август 2014 көнне тикшерелгән. 2 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. 6 август 2015 көнне тикшерелгән. 6 август 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  10. Калып:Население/2016AA

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]