Бөре (шәһәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөре (шәһәр) latin yazuında])
Бөре
Карта
Ил Россия
Республика Башкортстан
Координатлар 55°25'тн, 55°32'кнч
Беренче телгә алу 1663
Мәйдан 41 км²
Климат уртача
Халык саны 42 262 кеше
Телефон коды 34784
почта индекслары 452450-452455
Рәсми сайт birsk.tv

Бөре (рус. Бирск, баш. Бөрө) – Башкортстан республикасындагы шәһәр. Бөре районы үзәге.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөре шәһәре 1663 елны кенәз Алексей Михайлович боерыгы белән кала (ныгытма) буларак төзелә. 1774 елны пугачевчылар шәһәрне утка тота, ул тоташтан янып чыга. Ике ел узуга шәһәр яңадан торгызыла, ләкин кала урыны торгызылмый, чөнки аның әһәмияте бетә. 1781 елдан Бөре өязе үзәге. 1842 елны өязгә 640 авыл кергән. XIX гасырның икенче яртысында Бөре сәүдә үзәге булып китә. Бу шәһәрнең тышкы кыяфәтендә дә чагылыш таба. Кызлар гимназиясе, реальный училище, сәүдә мәктәбенең таш биналары пәйда була. Урамнар чуерташ белән түшәлә, тротуарларга таш плитәләр җәелә.

1912 елны Уфа губернасыннан икмәк чыгаручы иң зур пристань Чаллы була. Чаллы аша шул елны 7 млн т икмәк үзәк губерналарны һәм чит илне ашатырга киткән. Икенче урында Топорнино, өченче урында Дәүләкән станциясе, аннары Дүртөйле, Уфа пристане һәм станциясе. Бөре ике миллион тонна чыгарып, тугызынчы урында барган.[1]

Уфа губернасы гамәлдән чыгарылгач, Бөре кантоны оештырыла. 1930 елдан Бөре районы үзәге идарәсе урнаша. Училище нигезендә Бөре педагогик училище, 1939 елдан – Бөре педагогия институты ачыла. 1934 елны медицина училище һәм авыл хуҗалыгы уч. (ПУ-102), 1936 елда фармацевтлар әзерләүче урта һөнәри уку йорты ачыла. илленче елларда нефть табылгач, Бөредә «Башвостокнефтеразведка» тресты килеп урнаша.[2]

Демографик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1897[3]1939[4][5]1959[6][5]1970[7][5]1979[8][5]1989[9][5]2002[10][5]2010[11]1 гый 2018[12]
858921 16224 73629 91530 28334 73539 99243 57246 379

Милли тәшкиләт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

милләт 2002 ел
руслар 22802
татарлар 7683
чирмешләр 4268
башкортлар 4335

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]