Елена Зайцева
Елена Зайцева | |
---|---|
Туган | 21 май 1921 Бөре, Уфа губернасы, РСФСР |
Үлгән | 3 октябрь 2005 (84 яшь) Смоленск, Россия |
Күмү урыны | Братское кладбище[d] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Таджикский государственный медицинский университет[d] |
Һөнәре | табиб |
Эш бирүче | Смоленск дәүләт медицина университеты[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Елена Зайцева (21 май 1921 ел — 3 октябрь 2005 ел) — ССРБ һәм Россия галим-табибы, терапевт, югары мәктәп укытучысы, профессор. Россия Федерациясеның атказанган фән эшлеклесе, Смоленск шәһәренең мактаулы гражданы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Елена Ивановна Зайцева 1921 елның 21 майында Уфа губернасының (хәзерге Башкортстанның) Бөре шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган.
1939 елда урта мәктәпне тик «бишле» билгеләренә генә тәмамлый һәм Казан медицина институтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башында бу югары уку йорты студентларыннан бригада булдырыла, аларны чабыртмалы тиф һәм башка йогышлы чирләрне искәртү буенча профилактик чаралар үткәрү өчен, Урта Азиягә җибәрәләр. Зайцева бер үк вакытта Сталинабад (хәзер — Дүшәмбе) каласындагы медицина институтында укуын дәвам итә. 1944 елда институтны тәмамлый һәм терапия кафедрасында эшли башлый.
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 елда «Состояние поджелудочной железы у больных хронической дизентерией» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1953 елдан Зайцева Смоленск дәүләт медицина институтында эшли. Башта ул терапия кафедрасы ассистенты, аннары шушы ук кафедра доценты була. Бу чорда Зайцева язва авыруын өйрәнү белән актив шөгыльләнә. 1958 елда «Течение язвенной болезни желудка и двенадцатиперстной кишки в условиях некоторых охранительных режимов»[темасы буенча докторлык диссертациясе яклый.
1960 елда Зайцева Смоленск дәүләт медицина институтының эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасының мөдире итеп сайлана, аңа профессор гыйльми исеме бирелә. Бу вазыйфада ул язва авырулары һәм симптоматик язва патогенезы мәсьәләләре белән актив шөгыльләнә. Язва авырулары классификациясен эшли. Зайцева Смоленск гастроэнтерология гыйльми мәктәбен булдыра һәм җитәкли. Озак еллар Смоленск гастроэнтерологларның һәм Смоленск өлкәсе табиб-лаборантларның гыйльми җәмгыяте җитәкчесе була. 1978 елда аның инициативасы буенча махсуслаштырылган гастроэнтерологик җәмгыять ачыла. 1960-1992 елларда Смоленск дәүләт медицина институтының эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасын җитәкли. 1982 елда аның актив булышлык итүе белән Смоленск өлкә клиник хастаханәсенең яңа терапевтик корпусы төзелә.
Зайцева 200-гә якын фәнни хезмәт, 4 уку әсбабы, 2 ачыш, 14 рационализаторлык тәкъдим авторы, 17 гыйльми хезмәт редакторы булып тора. Берничә фәнни конференция, симпозиумнар һәм съездлар оештыручысы һәм катнашучысы. Бөтенсоюз терапевтлар һәм гастроэнтерологлар гыйльми җәмгыяте идарәсе әгъзасы булып тора, союз «Гастроэнтерология» проблемалы комиссиясе әгъзасы, һәм СССР фәннәр академиясе каршындагы медицина җәмгыятьләре фәнни советы әгъзасы. Зайцева Смоленскиның җәмгыять һәм сәяси тормышында актив катнаша. Ул җиде чакырылыш кала Советы депутаты итеп сайлана, анда социаль тәэминат һәм сәламәтлек саклау буенча даими комиссия әгъзасы була. 1996 елның 15 майында Елена Ивановна Зайцева Смоленск шәһәр Советы карары белән «Каһарман-шәһәр Смоленскиның мактаулы гражданы» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Смоленскида яши. 2005 елның 3 октябрендә вафат була, Смоленск Кардәш зыяратына җирләнгән.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1997).
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнгән.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Смоленск шәһәренең Маршал Конев тыкрыгындагы Зайцева яшәгәна йортка, шулай ук Смоленск өлкә клиник хастаханәсе корпусларының берсенә мемориаль тактаташ куела.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зайцева Елена Ивановна — ученый, клиницист, общественный деятель // Клин. мед., 1991. — № 3, 5.
- Беляев И. Н. Почетные граждане города Смоленска. 1865-1997 г. — С.136-138)
- 21 май көнне туганнар
- 1921 елда туганнар
- Бөредә туганнар
- 3 октябрь көнне вафатлар
- 2005 елда вафатлар
- Смоленскта вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Россия табиблары
- СССР табиблары
- XX гасыр табиблары
- Википедия:Статьи с предопределение значения из Викидан
- Россиянең атказанган фән эшлеклеләре
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Медицина фәннәре докторлары
- Уфа губернасында туганнар