Чабыртмалы тиф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чабыртмалы тиф latin yazuında])

Чабыртмалы тиф (тимгелле тиф) — эпидемик чабыртмалы тиф, кешенең кискен йогышлы авыруы. Rickettsia Prowazekii тудыра. Беренчел һәм рецидив (Брилл авыруы) чабыртмалы тифтан аерыла.

Авыру барышының чорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлангыч (4-5 көн), көчәю (4-12 көн), савыга башлау (2-4 атна). Чабыртмалы тиф йөртүчеләрнең (кием һәм баш бетләре) эчәкләреннән чыккан бүлендекне кеше тәнен тырнаганда аның лайлалы тирәсенә эләгүеннән йога. Тудыручылар кан тамырларының эндотелиаль күзәнәкләрен (некроз, тромбоз үсешә), нервы (менингоэнцефалит) һәм йөрәк‑кан тамырлары системаларын зарарлый. Инкубация чоры 6-21 көн дәвам итә.

Төп билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тән температурасының 39-40°С кадәр күтәрелүе, тән тиресенә розеолезлы-петехиаль тимгел (чабыртма) таралуы, көчле баш авырту, психомотор ачулану һ.б. Диагностика өчен клиник-эпидемиологик һәм лаборатория (серологик) тикшерү мәгълүматлары кулланыла. Дәвалау медикаментоз (антибактериаль, кардиотроп, седатив һ.б. препаратлар).

Мөмкин өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пневмония, тромбоэмболия, миокардит һ.б.

Искәртү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Педикулезга каршы көрәш.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]