Уфа губернасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Уфа губернасы
1865 — 1922


Уфимская губ МВД Бенке.jpg
Герб
270px
Башкала Уфа
Мәйдан 107 209,7 чакрым2 (122 005 км²)
Халык 2 170 665 кеше[1]
Ырынбур губернасы
Башкорт АССР

Уфа губернасыРәсәй империясенең административ берәмлеге.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1865 елда бердәм Ырынбур губернасын Уфа һәм Оренбург губерналарына бүлү юлы белән пәйда була. Милли республикалар төзелү уңаеннан башлыча татарлар яши торган Минзәлә өязе җирләре Татарстанга күчә. Башкортлар яши торган бер өлеше яңа төзелгән Башкорт АССРына («Кече Башкортстан») күчә. Халык комиссарлары Шурасы рәисе В.И. Ленин кул куйган АТССР оештыру турындагы дикриттә (1920) Бәләбәй һәм Бөре өязләренең Татарстанга кушылу-кушылмау мәсәләсе халыкның ачык демократик тавыш бирү юлы белән хәл ителергә тиеш булган. 1922 елда Иосиф Сталин боерыгы белән Уфа губернасы бетерелә, күпчелек татарлар яши торган төбәкләр Башкортстанга калдырыла.

Уфа губернасына кергән өязләр (1879)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өяз Өяз шәһәре Мәйдан, чакрым2 Халык саны, кеше
1 Бәләбәй өязе Бәләбәй 22 162 368 201
2 Бөре өязе Бөре 24 614,8 428 761
3 Златоуст өязе Златоуст 18 455,7 129 194
4 Минзәлә өязе Минзәлә 11 640,6 391 868
5 Стәрлетамак өязе Стәрлетамак 18 692,2 331 949
6 Уфа өязе Уфа 17 184 375 718

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 елгы җанисәп алу буенча туган телләр буенча бүленеш [2]:

Александр II тарафыннан (1878 елда расланган Уфа губернасы гербы)
Өяз башкортлар руслар татарлар марийлар чуашлар мишәрләр һәм
типтәрләр
мордвалар удмуртлар
Губерна буенча 41,0 % 38,0 % 8,4 % 3,7 % 2,8 % 2,8 % 1,7 % 1,0 %
Бәләбәй 53,8 % 20,4 % 11,3 % 1,7 % 7,3 % 2,2 % 2,4 %
Бөре 52,7 % 28,4 % 13,3 % 4,3 %
Златоуст 27,7 % 65,5 % 1,1 % 4,2 % 1,2 %
Минзәлә 32,4 % 32,6 % 28,2 % 3,9 % 1,2 %
Стәрлетамак 35,4 % 40,0 % 6,2 % 7,3 % 4,9 % 4,9 %
Уфа 30,7 % 61,2 % 1,2 % 1,1 % 2,7 % 1,0 %

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халкы башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. 1904 елда сөрүлек җирләр мәйданы (мең дисәтинә) 1821 тирәсе тәшкил иткән, шул исәптә арыш чәчүлеге — 729,2, солы — 355,3, борай — 85,6, карабодай — 124,6, борчак — 46,1, тары — 164,5, бодай — 235, бәрәңге — 24,2; сыер мал саны — 208315, елкы — 170042, сарык — 385015, кәҗә — 33611, чучка 38541 баш. 20 гасыр башында Алафузов постау фәбриге, Архангел заводы, Благовещен заводы, Богоявленск заводы, Верхотор заводы, Златоуст (Косотур) заводы, Златоуст корал фәбриге, Йөрүзән‑Ивановка заводы, Кенәз Михаил корыч‑туп фәбриге, Куса заводы, Кытау‑Ивановка заводы, Кытаутамак заводы, Меңъяр заводы, Чаткы заводы, Сем заводлары, Әшә‑Балашов заводы, Уфа игенчелек машиналары фәбриге, И.И.Гутманның чуен-бакыр кою механика заводы, һәм башка ширкәтләр эшләгән. 180 гә якын ярминкә (1909) үткәрелә. 1888 елда Самар—Уфа тимер юлының Кенәл станциясеннән алып Уфа станциясенә кадәр, 1890 елда Златоуст шәһәренә кадәр юл участкасы файдалануга тапшырыла һәм СамарЗлатоуст юлы тип аталган. Агыйдел һәм Чулман елгалары буйлап парахут, Әй, Иек, Сакмар, Сем, Караидел, Йөрүзән елгалары буйлап сал бәйләнеше эшләгән. Якынча 1260 мәчет, 185 чиркәү, 130 чәсәүнә (1870) исәпләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]