Герб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Герб latin yazuında])
Татарстан илтамгасы
Казан тамгасы

Илтамга (дәүләткә тарафына кулланыла) яки тугра (махсус аерым билге) яки чит ил алынмасы герб (алман сүзеннән чыга, Erbe - мирас дигән сүз) (пол. herb - алман. Erbe ) — билге, тамга, тугра, эмблема, хуҗасын (кеше, катлам, ыруг, шәһәр, ил һәм башкаларны) тасвирлап торучы сурәтен ташыган, буыннан буынга тапшырылып килүче, аеручы билге. Гербларны өйрәнү белән геральдика фәне шөгыльләнә.

Тарих һәм терминология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар тарихында тугра һәм тамга сүзләре кулланылган. Һәр хан, әмир, хәттә морза һәм бәк үз тамгасына, туграсына ия булган. Кайберләре рус геральдик туграларына күчкән, мәсәлән Юсупов (Йосыпов) кенәзләренең туграсына ярымай сурәтләнгән.

Татарстан Илтамгасының үзәгендә акбарс сурәтләнә, акбарс - Идел буе Болгары дәүләтенә кергән кабиләләренең берсе - барсилләр төп туграсы булган, болгарларның туграсы - Яңарыш тамгасы (Кубрат ханның тамгасы) булган, Төрки каһанлыгының туграсы - бүре, Алтын Урданың туграсына ярымай кергән булган, әлеге бар тугралар татар халкының тарихи тамгалары була.

Татар тарихи тугралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аланнар һәм төрки халыкларда ыруг билгеләре һәр аристократ нәселгә бирелүче тамга шикелле булганнар.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]