Ашина
Ашина - Төрки каһанлыкларында идарә иткән аксөякләр нәселе.
Риваять буенча төркүт ыругы Ашина бүре анасы оныгыннан килеп чыккан.
Лев Гумилев буенча Ашина - "намуслы бүре" дигән сүз. Төрки телләрдә бүре яки каскыр сүзләре кулланылган.
Олы династиягә нигез салучы - Бумын каһан, Кече династиягә нигез салучы - Истәми Баһадир каһан булып санала.
Ашина нәселендә мирас итү тәртибе: абыйдан соң эне тәхеткә утыра, абзыйдан соң бертуганның улы утыра (баскыч мәсләге).
Ашина нәселенең вәкилләре төрле түрәләр булып эшләгәннәр: ябгу (каһаннан соң икенче зат), тәгин, шад - тәхет варислары, суйбашлар - гаскәр башлыклары, илтәбәрләр - буйсынган төбәкләр хакимнәре.
Лев Гумилев буенча Ашина дигән төркүтләр нәселе баштарак маңгул телендә сөйләшкән.
Риваять
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Таншу дигән Кытай чыганагы буенча борынгы заманда һуннар нәселе Ашина булган, бу ыруг дошманнар тарафыннан тар-мар ителгән һәм үтерелгән булган, тик бер генә йөкле хатын калган, ул Алтай төньяк-көнбатышындагы тау тишегендә качкан, анда бүреләр өне булган. Бала тапканда, хатын үлгән, ә бүре анасы малайны ашатып үстергән, бүре анасының алты бүре баласы, ә малай - җиденчесе булгандыр.
Риваять буенча нәкъ бу малайдан һуннар патшалары нәселе Ашина-Җиде (Ашина Эди) башланган.
Шәҗәрә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көнчыгыш Төрки каһанлыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бумын — 542—552, каһан 551
- Кара Иссык Хан — каһан 553—554
- Мукан-каган — каһан 554—572
- Тобо Хан — каһан 572—581
- Амрак — каһан 581
- Бага-Ышбара хан — каһан 581—587
- Чоллыг-Җагбу-Бага хан — каһан 587—588
- Юн-Олуг — каһан 588—599
- Кара-Чурын-Төрк — каһан 599—603
Көнбатыш Төрки каһанлыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Истәми хан — Көнбатыш Төрки каһанлыгы ябгу-хакиме 554—576
- Кара-Чурын-Төрк — 576—599
- Нили-хан — 599—604
- Басыл-тегин — каһан 604
- Таман хан — каһан 604—612
- Шәгөй хан — каһан 612—618
- Тун-Ябгу хан — каһан 618—630
- Күлүг-Себер хан — каһан 630—631
- Сы-Ягбу хан — каган 631—633
- Нишу Дулу хан — каган 633—634
- Ышбара-Толис-шад хан — каган 634—639
- Халлыг Ышбара-Ягбу хан — каган 653—657
- Ашина Дуҗи хан — каган 676—679
- Ашина Хүшәле-шад — каган 693—704
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гумилёв Л. Н. Древние тюрки. М.-Л., Наука, 1967.
- Ганиев Р.Т. Восточно-тюркское государство в VI - VIII вв. — Екатеринбург: Издательство Уральского университета, 2006. — С. 152. — ISBN 5-7525-1611-0.