Кубрат хан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кубрат хан latin yazuında])
(Кубрат битеннән юнәлтелде)
Кубрат
Бөек Болгар ханы
Туган телдә исем рус. Кубрат
болг. Кубрат
Туган 605(0605)
Үлгән 665(0665)
Бөек Болгар иле
Милләт протоболгар
Һөнәре сәясәтче, гаскәри
Балалар Батбай, Аспарух, Котраг, Кубер, Әлчек

 [[commons:Category:Kubrat|Кубрат
Бөек Болгар ханы]]
Викиҗыентыкта

Кубрат хан (tat.lat. Qubrat xan(үле сылтама), болг. Кубрат, Кробат, Куртъ, грек. Χουβρατις, чир. Чумбылат[чыганагы?], борынгы төркичәдән «бүре», 605665) — Фанагориядә хәким иткән һуннарның утригыр, кутригыр кабиләләре хәкиме, Бөек Болгар иленә нигез салучы, Идел буе Болгарына нигез салган Котрагның әтисе.

Чыгыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

VI гасырның 80-нче елларында Азак буе болгарларын һәм аларга кардәш башка кабиләләрне Төрки каханлыгы үзенә буйсындырган. Ләкин бу көнчыгыш төркиләренә каршы көрәштә болгарлар, бергә оешып, кабиләләрнең зур һәм куәтле берлеген төзи алганнар. Бу берлек тарихта Бөек Болгар дигән исем белән мәгълүм. Болгарларны беренче булып берләштергән кеше Дуло ыруыннан чыккан кенәз Органа икәнлеге билгеле (үз вакытында һуннарның башлыгы, дәһшәтле Аттила да шушы ыруга караган). Болгар ханнары исемлегендә (ингл.) Кубрат Дуло кланыннан Курт дип билгеләнә.

Кубрат исеме беренче тапкыр Төрки каһанлыгы заманына караган Орхон язмаларында очрый һәм «нигезләүче» мәгънәсенә туры килә. Күчмә халыкларның гадәтләре буенча һәрбер патшага диярлек анын хезмәтләрен тасвирлаучы яки хакимлегенең төп нәтиҗәсен билгеләүче исем бирелгән иде — мәсьәлән, Төрки каһанлыгын икенче тапкыр берләштерүче патша исеме Илтериш Каһан (Ил — «дәүләт», Териш — «оештыручы», каһан яки хан — «патша»).

Шулай булгач, нигез салучы патша титулы «Кубрат Хан» («Нигезсалучы Патша») булыр иде.

Төрле тикшеренүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш карашы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгарларның хәкиме Кубрат заманында аварларның куылуын сүзгә алучы IX гасырда Патриарх Никефорос (ингл.) язган Кыска тарих әсәреннән өзек.

Безгә кадәр җиткән тарихи язма чыганакларда Бөек Болгарның нигезләүчесе Кубрат хан исеме беренче тапкыр IX гасырда кулланылса, һуннарга караган язма документларда кубрат cүзе (нигезләүче мәгънәсендә) беренче тапкыр Төрки каһанлыгы чорындагы VIII гасыр башында ясалган Орхон язуларында табыла. Дәүләтне нигезләүче ханны шәхси исеме урынына аның иң зур эшенә мөрәҗәгать итүче исем белән атау һуннарның башка традицияләренә туры килү сәбәпле, бер дә кызганыч түгел.

Кайбер тарихчылар Кубрат ханның анасы ягыннан абыйсы Органаның Ермы ыругыннан булуы мөмкинлеген ассызыклыйлар.

Асламга бирелгән тотык буларак яки Төрки каһанлыгындагы династия дәвамчылылыгы өчен сугышлардан саклау өчен, Кубрат Византия империясе императоры йортына җибәрелгән булган. VII гасыр Византия тарихчысы Никиулы Иоанн (ингл.) үзенең Хроникасында язганынча:

Moutanes'лар (ингл.) (Һуннар) арасындагы Куэмаканың (ингл.) исемле (Органа) бертуганның улы принц Quetrades (Кубрат) бала чагында чукындырылган, Константинопольда укытылган, Христианнар җәмгыятенә кереп император сараенда тәрбия алган. Император Ираклий I-нең (ингл.) якын дусты булган.

Кубрат ханның туган елы билгесез булу сәбәпле, анын Константинопольда уздырган вакыты турында бернинди мәгълүмат юк, шулай да Император Ираклий I-нең (ингл.) патша булган заманына (610641) карыйдыр. Кубрат ханның балдагында язылган шул чор Рим һәм Константинополь империяләрендәге югары дәрәҗә сенаторларга гына бирелә торган πατρίκιος/затлы шәхес (ингл.) титулы анарга шул ук арада бирелгән дип исәпләнелә.

Төрки карашы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карашлары өстә бирелгән мәгълүмат белән килешмәгән мәшһүр татар тарихчысы Равил Фәхретдинов (һәм бүтән төрки тикшеренүчеләре) бу хәбәргә шик белдереп астагысын алга сөрә:

Бөек Болгар тәхетендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кубратның Бөек Болгары һәм якын тирәсе, як. 650 ел

Өйгә кайтуга, Кубрат үзенең утигыр болгарлары кабиләсе өстеннән хәкимлек җепләрен шул чакка кадәр регент ролен башкарган Органадан ала (хан була). Патриарх Никефорос язганынча, Кубрат хан авар сугышчыларын үз иленнән чыгарып 632 елда «Бөек Болгар илен» булдырып берләшкән болгарлар өстеннән бер үзе хәкимлек итә. Аның хәкимияте астында Иске Бөек Болгар иле Дунай дельтасыннан Иделгә кадәр сузыла һәм Византия империясе белән 635 елда имзаланган килешү аркылы таныла. Византия императоры белән якын дуслык һәм (аңлашылганча) Византия мәдәниятенә карата ихтирам аркасында Кубратның хәкимияте тынычлыкта уза.

Перещепино хәзинәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Никиулы Иоанның (ингл.) һәм Патриарх Никифор (ингл.) тарафыннан хәбәр ителгән мәгълүматны 1912 елда бүгенге Украина байрагы Украинаның Полтава шәһәре янындагы авылда табылган Перещепино хәзинәсендә (ингл.) табылган әйберләр яклый дип күренә. Хазинәдә, шул чорга караган 75 кг тирәсе 800 данә тирәсе алтын һәм көмеш әйберләре арасында Византиядә һәм Көнбатышта билгеле булган Кубратның Ираклий I-нең (ингл.) сараенда югары статусын күрсәтүче грек телле титулы «ΧΟΒΡΑΤΟΥ ΠΑΤΡΙΚΙΟΥ», яг. «Кубрат патриций тамгасы» язуын ташыган балдак һәм сабында хач рәсемнәре булган зиннәтле кылычның булуы яклый дип күренә.

Чынбарлык бу мәгълүматларга туры килгән булса, Кубрат үзенең яңа тапкан ышанычларын болгарларга җәелдерергә торышмавы, бәлкем аннан 100 ел элек болгарлар белән хаким иткән чорында бу хатаны ясап якыннары тарафыннан үтерелгән Грод ханның язмышын кабатламау теләге белән аңлатыладыр, мөгаен.

Сәясәтче һәм гаскәри[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оста сәясәтче һәм талантлы гаскәр башлыгы булган Кубрат үзәкләштерелгән дәүләт төзи алган, һәм шул чор чыганакларында бу дәүләт хаклы рәвештә «Бөек» дип зурлап йөртелгән.

Бөек Болгар иле Азак буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы Тамандагы элекке грек шәһәр-порты Фанагурис (Фанагория) булган. Таматарха да зур шәһәрләрдән саналган, соңрак рус чыганакларында ул Тмутаракань исеме белән мәгълүм.

Кубратның үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кубрат VII йөзнең 50-нче еллар ахыры — 60-нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән. Гомумән, мондый арада барлыкка килгән дәүләтләр, нинди генә яңгыравык кемнәр белән аталмасыннар, куәтле монарх хакимлек иткәндә генә яши алганнар һәм ул үлүгә, кагыйдә буларак, таркалганнар, җимерелгәннәр. Бөек Болгар белән дә шулай булган.

Кубрат хан уллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кубрат хан варислары
Кубрат хан уллары

Батбай
Котраг
Аспарух
Кубер
Әлчек

Византия монахы Тәүбәче Феофанның 810815 елларда теркәп калдырган елъязмасында бер борынгы болгар риваяте китерелә. Анда сөйләнгәнчә, Кубратның биш улы була. Ул аларга һичкайчан бер-берсеннән аерылмаска, башкалар өстеннән хакимлек итү һәм коллыкка төшмәс өчен һәрчак бердәм яшәргә васыять әйтеп калдыра. Бу риваять соңрак көнбатышта киң тарала. Анда шундый бер вакыйга китерелә:

« менә хан, үләр алдыннан, улларын үз янына чакырта, аларга бер бәйләм сыек тал чыбыгы китерергә куша һәм һәркайсына шул бәйләмне сындырып карарга боера. Берсе дә булдыра алмый. Шуннан соң хан бәйләмнән бер чыбык суырып ала да җиңел генә сындырып бирә. Менә, ди ул, бәйләмне яшь, көчле кеше дә сындыра алмады, ә аерым бер чыбыкны үлеп ятучы хәлсез карт та сындырды. Тормышта да нәкъ шулай: бергә тупланган болгарларны беркем җиңә алмас, ә аерылган һәр урданы дошман җиңәчәк һәм үзенә буйсындырачак... »

Риваятьтә Кубрат улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг , өченчесе — Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән булса да, башка чыганаклардан аларның исемнәре Кубер һәм Әлчек булуы билгеле). Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

Кубрат хан үлеменнән соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кубрат ханга һәйкәл

Бу чорда Бөек Болгар җирләре көнчыгыштан һөҗүм итеп торучы хәзәрләр тарафыннан нык киметелгән булган. Кубратның уллары Кавказ алды тирәсендәге көньяк төбәкләргә генә хуҗа булып калганнар. Батбайга Кубан буе җирләре, Аспарухка шул елганың югарыгы агымы буйлары һәм хәзерге Ставрополь калкулыгы тигән. Котраг җитәкчелегендәге өченче төркеме Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән һәм анда Идел буе Болгары нигезләнгән.

Хәтирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Украинада Кече Перещепина авылында, Ворскла елгасы буенда, Кубрат хан хәзинәсен (ингл.) табу урынында (алтын һәм көмеш объектлары, тулаем авырлыгы 75 кг — Кубрат ханга каравы аның Көнбатыш дөньясындагы титулын ташыган балдак аркылы исбатланды), 1912 елда Кубрат ханга һәйкәл ачылган.

«Кубрат кабере» түбәсе (сул як).

Антарктикадагы Көньяк Шетланд утраулары (ингл.) архипелагына кергән Смоленск утравындагы (ингл.) бер 140 метр биеклегендәге пик Бөек Болгарның Кубраты истәлегенә Кубрат Кабере (ингл.) дип исемләнгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Документаль фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Идел Болгар иле
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.