Әлчек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлчек latin yazuında])
Әлчек
Туган 7 гасыр
Бөек Болгар
Үлгән 7 гасыр
Бөек Болгар иле
Милләт протоболгар
Һөнәре сәясәтче, гаскәри
Ата-ана

 Әлчек Викиҗыентыкта

Әлчек яки Алчек, Альцек (tat.lat. Älçek(үле сылтама)) (7 гасыр) — Бөек Болгария хакиме Кубрат ханның бишенче улы, Идел буе Болгарына нигез салучы Котрагның һәм Дунай буе Болгарына нигез салучы Аспарухның бертуганы.

Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бер туганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән.

Риваятьтә Кубрат хан улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг , өченчесе — Аспарух, Әлчек һәм Кубер. Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

Көрәше һәм мирасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кубрат хан үлгәннән соң Әлчек үз гаскәре белән Авар каһанлыгына күчкән, ләкин анда 631 елда Авар каһан таҗы буйсындыра алмаганга күрә, Бавариягә юнәлгән. Франк патшасы Дагоберт 1 башта аларга рөхсәт биргән, әмма төннә 9 мең болгарны үтергән. Әлчек калган болгарлар белән башта Австриягә, соңрак Италиягә күчкән.

Гримоальд патшаның улы - Ромуальд-1 Әлчек болгарларына Беневент кенәзлегендә җир биргән. Шулай итеп Әлчек болгарлары Италиядә яши башлаган. 8 нче гасырның азагында язылган Павел Диаконның «Лангобардлар тарихы»нда (Historia Langobardorum) болгарларның Сепино, Бояно, Исерния шәһәрләрендә яшәве, аларның латыйнча һәм болгарча яхшы белүе турында хәбәр ителә.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Документаль фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Идел Болгар иле
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.