Ибраһим әмир
| Ибраһим әмир ابو اسحاق ابراهیم ابن محمد إبراهیم | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Абу Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд |
| Туган | X гасыр Болгар шәһәре |
| Үлгән | 1025 ел Болгар шәһәре |
| Милләт | болгар |
| Ватандашлыгы | Идел буе Болгары |
| Һөнәре | сәясәтче, гаскәри |
| Ата-ана |
|
Абу Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд яки Ибраһим әмир, Абу Исхак Ибраһим ибн ибн Мөэмин әмир, Мөэмин-2 (ابراهیم, tat.lat. İbrahim ämir(үле сылтама)) (Х гасыр - 1026 ел, Болгар шәһәре) — Идел буе Болгары хәкиме, Мөэмин ибн Әхмәд әмир улы (?).
Ибраһим әмир хәкимлеге чорында Идел буе Болгары территориясе көнчыгыш юнәлешенә киңәйтелә.
Алабуга салынуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Идел буе Болгарын берләштерүдән һәм Болгар шәһәре тирәсендә үзәкләштерүдән соң, Болгар Илендә икътисади үсеш тиз бара. Болгар әмирләре сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыталар. Абд ар-Рахман ибн Мөэмин Казан шәһәренә нигез салудан соң, 1006-1012 елларда аның варисы Ибраһим әмир көнчыгыш болгар сәүдә-хәрби үзәге - Алабуга шәһәренә нигез салган. Нәтиҗәдә Идел буе Болгары дәүләтендә ике төп сәүдә үзәге салына: Казан һәм Алабуга.
Хәтирә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2007 елда Алабуга шәһәрендә Алабуганың меңьеллыгы бәйрәме узды. Алабугага күп кунаклар килде. Алабуганың күп тарихи биналары Алабуганың меңьеллыгына яңадан торгызылган иде. Алабугага нигез салучыга — Ибраһим әмиргә һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең авторы — Мәхмүт Гасыймов, сынчы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008). Ачылу тантанасында Минтимер Шәймиев, Равил Гайнетдин катнаштылар.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.