Мәхмүт Гасыймов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүт Гасыймов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәхмүт Гасыймов
М.Гасыймов.jpg
Туган телдә исем Мәхмүт Моталлип улы Гасыймов
Туган 27 июль 1945(1945-07-27) (74 яшь)
Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецкий
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Үзбәкстан дәүләт сәнгать институты[d]
Һөнәре сынчы, рәссам
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008)

Мәхмүт Гасыймов, Мәхмүт Моталлип улы Гасыймов, рус. Гасимов Махмуд Муталлипович (27.7.1945) — сынчы, ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1977), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елның 27 июлендә Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә туган. Ташкәнт сынлы сәнгать укуханәсен (1965), Ташкәнт театр-сәнгать институтын (Ф.И. Грищенко, Ю.Н. Киселёв, К.А. Сәлахетдинов курсы) (1974) тәмамлаган, ССРБ сәнгать академиясе каршындагы И.Е. Репин исемендәге Ленинград нәкыш, скульптура һәм архитектура институтының сынчылык остаханәсендә стажировка уза (1978-1979).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1968-1969 «Үзбәкфильм» киностудиясендә рәссам.
  • 1974-1983 Ташкәнт сынлы сәнгать укуханәсендә сынлы сәнгать фәнен укыта.
  • 1999 елдан Казанда.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гасыймов төрле жанрларда эшли: станлы, монументаль, монументаль-декоратив һәм мемориаль пластика. Станлы портрет остасы. Ясаган каһарманының портрет охшашлыгына ирешүгә, аның рухи-әхлакый йөзен чагылдыруга аерым игътибар бирә. Гипс, мәрмәр, бронза, япон сәрвие, шамот кулланып эшли. Бакырны чүкеп ясау техникасын куллана.

Казанда, Үзбәкстанда, Владивосток, Чита, Түбән Варта, Усть-Каменогорск (Казакъстан) һ. б. шәһәрләрдә галимнәргә, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә куелган һәйкәлләр, бюстлар һәм портретлар, истәлек тактаташлары авторы.

1973 елдан башлап республика, төбәк («Урта Азия республикалары һәм Казакъстан сынчылары күргәзмәсе», Ташкәнт, 1982 һ.б.), бөтенсоюз («Җир һәм кешеләр», Мәскәү, 1979 һ.б.) күргәзмәләрендә, халыкара (Финләндиядә, Швециядә «Үзбәкстан ССР мәдәнияте көннәре», 1970 еллар) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Зирәклек. Үзбәк карчыгы портреты» (1976)
  • «Бокс буенча дөнья чемпионы Р. Рискиев» (1979)
  • «Композитор Мохтар Әшрәфи» (1998)
  • «Рафаил Такташ» (1998)
  • «Тагын яз килде» (1985)
  • «Мин-минлек монументы»
  • «Шәрекъ мотивлары» шәлкеме (1985-1986)
  • «Бәхетле бабай» (1985)

Монументаль скульптура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монументаль бизәлеш скульптурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Станлы бюстлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләре Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать музеенда (Ташкәнт), Хәзерге заман сәнгате музеенда (Үргәнеч, Үзбәкстан), шәхси тупланмаларда (АКШ, Алмания һ.б.) саклана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2008 ТР атказанган сәнгать эшлеклесе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Справочник Союза художников СССР. М., 1989.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]